Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтисенә пычак белән кадаган

Күптән түгел Чистай шәһәр суды тарафыннан сәламәтлегенә авыр зарар китерүдә гаепләнүче хатын-кызга карата җинать эше каралды.

Судның матбугат төркеме хәбәр иткәнчә, әлеге хатын-кыз ата-анасының фатирында булган һәм әтисе белән бик нык талашкан. Аның ахыры күңелсез тәмамланган.

– Кызы пычак белән әтисенең күкрәгенә кадаган. Үзенең җи наятьчел гамәлләре белән ул өлкән яшьтәге кешегә авыр тән җәрәхәте ясаган. Шул уңайдан, Чистай шәһәр суды тарафыннан хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылган, ул җинаять кылуда гаепле дип табылган, – диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, аңа өч елга ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза бирелгән.

– РФ Җинаятьләр кодексының 73 нче маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны шартлы дип санау турында карар кабул ителгән, 3 елга сынау срогы билгеләнгән, – дип хәбәр итә матбугат сәркатибе.

 

Алимент түләмәгәне өчен аздан гына машинасыннан колак какмады

 

Җиде яшьлек кызына әти кеше алимент бик аз түли. Шуңа күрә аның бурычы көннән-көн үсә генә бара.

Приставларның түләү турындагы таләпләренә чистайлының исе китми. Шуда күрә дә суд приставлары аны административ җаваплылыкка тартырга мәҗбүр булалар

40 сәгать дәвамында мәҗбүри эшләрне намуссыз алиментчы торак хуҗалыгы өлкәсендә башкарды. Мондый чара алиментлар буенча барлык бурычын түләргә этәрде. Әмма ул озакламый аталык бурычын онытып җибәрде һәм алиментлар буенча аның бурычы 60 мең сумга кадәр үсте.

Әлеге ир-атны суд приставлары ул шаһит булып килгән гражданлык эшләре буенча судта тоткарладылар. Әмма акт төзергә һәм аның кроссовер Nissan X-Trail автомобилен арестка алырга туры килмәде – ул бурычын шунда ук түләде.

Белешмә

Ел башыннан алып ТР суд приставлары ярдәме белән 300 миллион сум күләмендә алимент акчалары кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев