Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Тимер туйларын билгеләп үттеләр

    9 гыйнварда Яков Ильич һәм Мария Васильевналарның бергә тора башлауларына 65 ел тулды.

    Бу сирәк очрый торган һәм бик күңелле вакыйга. Сокланырлык гомерләр! Яков Ильич һәм Мария Васильевна Югары Кондрата авылында туганнар, шунда үскәннәр, бер-берсе белән алар кечкенәдән үк таныш. Ерак 1953 елда гүзәл Мария 20 яше дә тулар-тулмас килен булып төшә. Ә аннан соң өч елдан артык сөйгәнен армия сафларыннан кайтканын көтә.
    Ирле-хатынлы Новиковлар бар гомерләрен туган колхозларына багышлыйлар, балалар тәрбиялиләр.
    - Хезмәт биографиябез бик иртә башланды, сугыш елларында без икебез дә яшүсмер идек, колхозда эшләдек. Нинди генә эш башкарырга туры килмәде! - дип искә ала Мария Васильевна. - Ирем озак еллар тракторчы булып эшләде, аннары урманчы, ә мин төрле эшләр белән мәшгуль идем. Балалар үстердек. Алар безнең дүртәү: ике улыбыз һәм ике кызыбыз бар. Барысы да яхшы кешеләр булып үстеләр, күңел шуңа шатлана. Һәрвакыт аларның кайгыртуын тоеп, сизеп торабыз. Ата-ана өчен моннан да зуррак бәхет юк! Бәхеткә икесе үзебезнең яныбызда авылда яшәргә калдылар. Хәзер без зур улыбыз Сергей гаиләсе белән бергә яраткан балаларыбыз янәшәсендә гомер кичерәбез.
    Әлеге гаиләнең бүгенге көндә җиде оныклары, бер оныкчыклары бар. «Тимер» юбилярлар котлауларны Югары Кондрата авыл җирлеге Юрий Микушиннан, Мәдәният йорты, китапханә коллективларыннан да алдылар. Туган авылларында олы ихтирам яулаган Новиковлар хөрмәтенә җылы котлау сүзләре күп яңгырады. Без дә аларга ихлас күңелебездән кушылабыз.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: