Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтиләренең язмышы турында 70 елдан соң белгәннәр

Өяз шәһәр музее тәкъдим иткән Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалганнарның исемлеген газетабызда бастырганнан соң хатлар килүе дәвам итә.

Бу юлы 1911 елда Татар Талкышы авылында туган, Хаҗиәхмәт Мәрдугали улы Мортазин язмышы турында аның улы Дамир белгән. 70 елдан соң туганнары 1942 елның 6 апрелендә һәлак булган якын кешеләре турында хәбәр алдылар. РФ Оборона министрлыгының үзәк архивында чистайлының шәхси картасы саклана.

Әлеге кыйммәтле мәгълүмат өчен Мортазиннар гаиләсе өяз шәһәр музеена диск тапшырды, ул уникаль архивны саклау өчен бик кирәк, көн саен диярлек тула.
Хәбәрсез югалучылар турындагы кабат табылган документлар,шулай ук хатлар, гаилә архивындагы фоторәсемнәр хәзер махсус саклагычта санлы төрдә сакланачак һәм киләчәктә музей практикасында файдаланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев