Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Әтиле булу - зур бәхет

    Гаиләбезнең тоткасы, туган йортыбызның нуры булган әтиебез Нәсыйбуллин Ильварт Зәйнулла улы 1936 елның 26 мартында дәү әтием белән дәү әниемә зур сөенеч булып дөньяга килә.

    Адәм баласының иң самими вакыты - балачак чоры. Тик ул «бәхетле балачак»ны өләшкәндә әтием читтәрәк калган, ахры. Чөнки әтиле тормышның нинди бәхет икәнен ул биш яшенә кадәр генә татый. Дәү әтием сугышка китә. Авыр сугыш бик күп пар канатларны сындыра шул. Дәү әтиемне дә дәһшәтле сугыш үз эченә йота. Шулай, йорт нигезен саклап, тормыш дилбегәсен тартучы дәү әтиемә алмаш, бердәнбер ул - әтием була. Дәү әнигә ярдәмче, Рәйсә апасына - сердәш булган әтием эш рәтен кечкенәдән төшенеп, һәрнәрсәнең хезмәт белән килгәнен, кадерен белеп, намуслы булып үсә. Шоферлыкка укый. Тормыш авырлыклары да аны куркытмый, үз алдына максат куеп, шуңа ирешү өчен бөтен көчен куя. Гомеренең кырык елын шоферлык хезмәтенә багышлый. Әтиемнең йөргән юлларын җеп итеп сузсаң, җир шарын әллә ничә кат урарга җитәр иде. Исеме дә, рәсеме дә Мактау тактасыннан, алдынгылар исемлегеннән төшми. Моны бүгенге көнгәчә өебездә сакланган орден-медальләре дә раслый.
    Дөньяда һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган. Әтием дә гомерлек пар канаты итеп уңган, бар яктан да килгән, зәңгәр күзле әнием - Кәүсәрияне сайлый. Хезмәт сөючән, олыны олы, кечене кече итә белгән гаиләдә дүрт бала үсә. Дүртесен дә укытып, кеше итәргә көчләрен кызганмый алар.
    Нинди генә чагы булса да, әтиемнән бер дә авыр сүз ишеткәнебез булмады. Үзем дә әтисез үстем дип, киресенчә, бар тапканы, тырышканы безнең өчен булды. Орышмады, битәрләмәде, гел үсендереп, белгән һөнәр-шөгыльләребезне мактап яшәде.
    Парлы тормышта ике йорт өлгертәләр. Җырга-моңга гашыйк әтиемне мәҗлесләрдә дә җырлатмый калмыйлар. Җылы, парлы гомер шулай дәвам итә. Әнием мәктәптә хезмәт куйса, әтием ерак юлдан кайтып керми. Аның кайтуын түземсезлек белән көтеп ала идек. Чөнки әтиле йорт, әтиле булулары чынлап та җир йөзендәге олы бәхетләрнең берсе ул.
    Ир-атның нинди икәнен йортына карап белеп була. Йорт җанлы әтиемнең йорт-җире дә һәрчак төзек, гаиләсе нык булды.
    Күптән лаеклы ялда булуына карамастан, гомеренең бер көне түгел, бер сәгатен дә бушка уздырырга яратмый ул. Гел хәрәкәттә, гел нәрсәдер эшли, ватылганын төзәтә, кирәген ясый, әниемә булыша. Кеше үзен яратырга мәҗбүр итә алмый, әмма хөрмәт иттерә ала. Ә хөрмәтне сатып алып булмый. Әтием капка ачып кергән бер кешене дә кире борып чыгарганын хәтерләмим. Кулыннан килгәнчә ярдәменнән ташламый. Безне дә тугры булыгыз, холкыгыз да кешеләргә изгелек эшли торган булсын дип гел өйрәтеп килде. Өендә ялкаулык күрмәсә, бала ялкау булмый дип һәрберебезне яннарына бас­тырып, кызларны әни өйрәтсә, улларын әти үзеннән калдырмады.
    Гомер - йомгак, алдан күпме уралган, шулкадәр сүтелә. Бу язларда әтиемнең гомер арбасы 80нче тукталышына җитте. 80 яшь. Әйтергә генә җиңел. Күпме гомер. Ятимле балачак, дәртле яшьлек, мәгънәле гомер, тигез картлык... Бу вакыт эчендә ак кышлар да, җылы җәйләр дә, шаулы язлар да күп булгандыр. Аллаһы Тәгаләнең сиңа биргән озын гомере, әтием, яшьтән ятим калып, дәү әтиемнең, аннан дәү әниемнең вакытсыз дөньядан китүе өчен, алар өчен дә сине яшәтүе булгандыр. Күзең күрә, аягың йөри, сиксәндә дә син руль артында, күз генә тимәсен. Сезнең әни белән икәү утырып, без - балаларыгыз янына килә алуыгыз үзе олы бәхет. Яшеннәрдәй яшьнәп, матур узган гомереңнең дәвамы тагын озак еллар дәвам итеп, туксанны да бергә каршы алырга насыйп булсын иде.
    Кадерле әтиебез, сиңа җир йөзендәге иң матур теләкләрне юллыйбыз. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлегеңә ияреп, тагын да озак еллар әниебез Кәүсәрия белән тигезлектә, татулыкта, безне сөендереп, туган йортыбызның утын сүндермичә, нигезебезнең яме, нуры булып яшәвеңне телибез.
    Лилия Хөснетдинова

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: