Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тикшерүче берничә том төрле җинаять эше өстендә эшли

Апрель аенда тикшерү подразделениеләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Күпчелек малайлар бала чактан ук геройлар булырга - явызлык белән көрәшергә һәм көн саен маҗараларга тарырга хыялланалар. Мәктәп иншасында да кемдер: «Тикшерүче буласым килә, чөнки алар көн саен гомерләрен куркыныч астына куялар, әмма һәрвакыт төрле тормыш хәлләреннән җиңүче булып чыгалар». Бу шулаймы икән?
Вячеслав Борисов милициягә 2003 елда Туполев исемендәге КАИны тәмамлаганнан соң, ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләүче абыйсының киңәше буенча килә. ДАИга хезмәткә эләгергә теләгән, әмма тикшерүче эшен тәкъдим иткәннәр. Аның икътисадый һәм техник белеме бар, шуңа да беренче көннәрдән үк аңа икътисадый юнәлештәге җинаять эшләре алып баруны йөклиләр. Беренче җинаять эшен судка браконьерлык буенча җибәрә. Куяннарны законсыз аулаган өчен Әлмәттә яшәүче ике кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.
- Дөресен генә әйткәндә, башлап җибәрергә авыр булды. Юридик белемем дә, практика да юк иде, - ди Вячеслав Борисов. - Эшнең нечкәлекләренә тикшерү бүлеге начальнигы Сергей Владимирович Жуков - үз эшенең остасы өйрәтте. Коллегалар да зур ярдәм күрсәттеләр. Гомумән, безнең коллектив дус-тату, бердәм.
Бер елдан соң салым инспекция­сенә эшкә күчәргә туры килде, анда шулай ук икътисадый юнәлештәге эшләрне алып бардым. Хезмәт бетерелгәннән соң, туган бүлегемә элеккеге вазифага, әмма инде гомуми җинаять эшләрен тикшерү буенча, кире кайттым.
- Тикшерүче эше нидән гыйбарәт?
- Әлбәттә, тикшерүче һөнәренең төрле сериалларда аның турында күрсәтелгәннәр белән бернинди охшашлыгы юк. Ул аеруча куркыныч җинаятьчеләр артыннан «пистолет тотып чапмый», җинаятьчел төркемнәр белән шәһәр үзәгендә атышлар оештырмый һәм бердәнбер җинаятьне ничек ачарга дип уйламый. Гадәттә өстәлдә һәм сейфта тикшерүченең берничә том җинаять эше ята, алар төрле: Клава ападан тавык урлаудан башлап трассада кораллы һөҗүмгә кадәр, булырга мөмкин.
Тикшерү эше җинаять эше буенча дәлилләр җыю һәм тикшерүдән гыйбарәт. Бу максаттан тикшерүче вакыйга урынын карый, җинаять процессында катнашучылардан сорау ала, тикшерү экспериментлары, кара-каршы очраштырып сорау алу, тентү үткәрә. Барлык тикшерү гамәлләрен ул документаль рәвештә беркетмәләрдә рәсмиләштерә. Шуннан соң, булган дәлилләрне анализлап, җинаять кылуга катнашы булган зат турында нәтиҗә ясый һәм тиешле карар чыгара, ул: кисәтү чарасын сайлау, гаепле сыйфатында җәлеп итү турында төрле карарларда чагылыш таба. Җинаять эшләрен тикшерүдән тыш, тикшерүче аена берничә тапкыр (график буенча) тикшерү-оператив төркем составында кизү тора.
Узган елны юстиция капитаны Вячеслав Борисов производствосында РФ ҖКның икенче өлеше 167нче маддәсе «Аңлы рәвештә мөлкәтне юк итү яки зарарлау» буенча җинаять эше була. »Фикс Прайс» кибете каравылчысы сәүдә залындагы товарга ут төртә һәм үзе дә чак кына янып үлми. Ул йөк ташучы белән төнлә кибет эчендә сәүдә залыннан урланган спиртлы эчемлекләр эчә. Өйгә киткәндә йөк ташучы үзе белән тагын өч сумка азык-төлек товарлары алып китә. Иртә белән урлашуның билгеле булуыннан куркып, җинаятьнең эзен яшерергә уйлый. Кибеткә ут төртә. Төтен тулган бинадан чыгарга өлгерми, ис газы белән агуланып, аңын югалта. Чистай шәһәр суды ут төртүчене 1 ел да 6 айга иректән шартлы рәвештә мәхрүм итә. Игътибарсыз, тәртипсез, фикер йөртә һәм үз фикерен грамоталы җиткерә, шулай ук кешеләр белән уртак тел таба белмәгән кеше тикшерүче булып эшли алмый. Теләсә нинди җинаятьче иң элек кеше. Һәркемнең җинаятькә этәргән сәбәпләре төрле.
- Һәр җинаять эшен җентекле тикшерергә тырышам, гәрчә производствода алар берничә булса да, ә тикшерү сроклары аз. Узган елны кибетләрдән урлашулар буенча җинаять эше тикшердем. Ике яшь казанлы урлашу өчен махсус Чистайга килгән. Бер көн эчендә егетләр шәһәрнең биш сәүдә ноктасыннан товарлар урлаганнар, берсенә хәтта ике тапкыр кергәннәр. Энгельс урамындагы «Магнит» кибетендә сәүдә ноктасы хезмәткәрләре аларга игътибар иткәннәр, әмма тоткарларга өлгермәгәннәр.
Полиция хезмәткәрләренә аларның билгеләре тапшырыла һәм шул ук көнне караклар тоткарлана. Сүз уңаенда, шуларның берсе бу вакытта моңа охшаш җинаятьләр кылганы өчен Казанда тикшерү астында тора. Икенчесенең хөкем ителгәнлеге бетерелмәгән булган. Статистика буенча, соңгы вакытта шундый «гастролерлар» шактый күбәйде.
Үзе өчен тикшерүче һөнәрен сайлаган һәм аны сайлаганына үкенмәгән, киресенчә, үзен мөмкин кадәр эшкә бирергә тырышкан кеше хөрмәткә лаек.
Россия Эчке эшләр министрлыгының
Чистай районы буенча
бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев