Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиешле булмаган урында юлны аркылы чыккан баланы бәрдергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган җәяүле имгәнгән.

7 май көнне, 12 сәгать 47 минутта Жуковский урамында балигъ булмаган җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

– Жуковский урамы ягыннан Южная урамына таба хәрәкәт иткән Лада-Гранта автомобиле йөртүчесе 2012 елда туган җәяүлене бәрдерә, соңгысы исә юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын бозып, биредә калдырылган транспорт чарасы артыннан машина юлына кинәт йөгереп чыккан. Әлеге вакыйгадан соң машина йөртүче һәлакәт урыныннан киткән. Оператив-эзләү чаралары барышында машина йөртүче ачыкланды, – дип аңлаттылар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлегендә.

Балигъ булмаган җәяүле Чистай үзәк район дәваханәсенә китерелә. Табиблар аңарда зур балтыр сөягенең сынуын ачыклыйлар. Бала дәваханәгә салынмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев