Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти дә, әни дә, мин дә кагыйдәләрне беләбез

4 нче мәктәп базасында ел саен үткәрелә торган - "Гаиләгә - төп юл" дигән муниципаль конкурс узды, анда җиде белем бирү учреждениесен тәкъдим итүче командалар катнашты.

Аңлашыла, ата-аналар белән балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә ихтыяҗ формалаштыру буенча шундый бердәм эш формалары бик кирәк, алар урамда үз-үзеңне имин тоту нигезләрен өйрәнергә яки ныгытырга ярдәм итәләр. Дөресен генә әйткәндә, нәкъ менә әти белән әни юл әлифбасын үзләштерү буенча беренче сабакларны бирергә тиешләр, табигый, әлеге белемнәрне үз-үзләренең тотышы белән раслап. Баланың күз алдында теге яки бу кагыйдәләрне бозып, юлда аңардан аларны тайпылышсыз үтәүне көтәргә мөмкинме соң?!
-ЮХИДИ бүлеге линиясе буенча мәгариф бүлеге белән берлектә балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмауга юнәлдерелгән шактый күп тематик чаралар үткәрелә, - дип ассызыклый юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Госман Хәкимов. - Ә әлеге конкурс барышында уллары һәм кызлары белән аларның әти-әниләре билгеләнгән кагыйдәләрне үтәүне күрсәтәләр.
Гаилә тулы составта юлларда куркынычсызлык темасының никадәр игътибар үзәгендә торуына үзенә күрә хисап тота. Безнең төп максатыбыз - балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын киметү, аларда юлларда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен формалаштыру, ата-аналар арасында куркынычсызлык кагыйләләрен пропагандалау. Әлбәттә, белем бирү учреждениеләрендә әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелә, әмма юл хәрәкәтендә кечкенә катнашучыларны куркынычсыз тоту нигезләрен өйрәтү буенча тәрбия эше иң элек гаиләдә алып барылырга тиеш.
Конкурсны оештыручыларның берсе - "ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" ДУ филиалы директоры Светлана Сидорова да шундый фикердә тора. Чара үзе шушы оешма акчасы хисабына финанслана. Ә призлар, әйтергә кирәк, һәрвакыт лаеклы, алар өчен көрәшерлек.
Уңышлы нәтиҗәләргә ирешүдә һәм лаеклы бүләкләр алу юлында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә гадәткә кергән имтихан тотарга туры килде. Команданың һәр әгъзасы өчен биремнәр, ә болар ата-аналар һәм аларның балалары, берсе - балалар бакчасы, ә икенчесе мәктәп яшендә, төрле авырлык дәрәҗәсендә булдылар. Программа шулай ук үз эченә "Тәрбияле җәяүледән - әдәпле машина йөртүчегә" дигән иҗади сынауны Һәм "Көтелмәгән ракурста юлларда иминлек" дигән фотоконкурсны үз эченә алды. Сүз уңаенда, аларның һәрберсенә йомгак ясау буенча шулай ук иң яхшылар билгеләнде, шуңа күрә кайбер гаиләләрнең берничә тапкыр билгеләп үтелүе гаҗәп түгел. Нәтиҗәдә, 4 нче мәктәпне тәкъдим итүче Вахламовлар гаиләсе җиңүче дип танылды. Икенче урында - Юровлар (1 нче гимназия), өченчедә - Камаловлар (2 нче гимназия). Ә гомумән барысы да булдырдылар! Җиңелүчеләр булмады, һәр команда актив катнашканы өчен оештыручылар тарафыннан бүләкләнде. Хәер, үз иминлегең турында кайгырту үзе мөһим. Каргалы авылыннан Садыйковлар гаиләсе иҗади чыгышлары вакытында кисәткәнчә, иң мөһиме шуны истә тотарга кирәк, кагыйдәләр - сезнең дусларыгыз, ә дусларны онытырга ярамый. Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев