Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Территориаль җәмәгать советы яр буен төзекләндерде

    "Чистай шәһәре үзәге" 3 нче номерлы җирле үзидарәнең территориаль җәмәгать советы шәһәр башкарма комитеты белән берлектә "Яшьлек" паркы һәм шәһәр пляжы керә торган яр буе территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча чәршәмбе өмәсе үткәрде.

    Акциядә территориаль җәмәгать советы территориясендә булган предприятиеләр һәм оешмалар - ЗУЭС, почтамт, мәгариф идарәсе, педагогия, политехника көллиятләре катнаштылар. Бу юлы шәһәр яр буен төзекләндерергә булдылар һәм эш башланып китте. "Яшьлек" паркында ботакларны кистеләр, яктырткычлардагы лампалар һәм плафоннар алмаштырылды, кайчандыр биредә торган павильоннардан калган череп ятучы такталар һәм чүп-чарны чистарттылар, махсус бирелгән үлән чапкыч трактор белән үләннәрне чаптылар. Ә бу вакытта пляжны чүп-чардан чистарту эше алып барылды, анда 10 кеше катнашты. Кешеләр полиэтилен капчыкларга кыш буе җыелган чүп-чарны тутырдылар, соңыннан аларны каты көнкүреш полигонына чыгардылар. Пляждагы комны тырмалар белән тырмаладылар, пыяла ватыкларын һәм башка чүп-чарны җыйдылар.
    Чистайда төзекләндерү буенча шундый акция соңгысы түгел, территориаль җәмәгать советлары һәм шәһәр башкарма комитеты инициативасы белән шәһәрнең башка районнарында да предприятиеләр һәм оешмалар, шулай ук халык катнашында чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча шундый акцияләр үткәрүне планлаштыралар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: