Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Терлек азыгы әзерләргә вакыт!

    Район хуҗалыкларына ел ярымлык азык запасы әзерләргә кирәк булачак.

     

    Җәй – авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре өчен кызу чор. Чәчү эшләрен тәмамлап, игенчеләр терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Авыл кешеләре һәр аяз көннән файдаланып, кышка азык әзерләргә тырышалар.

    Безнең районда терлек азыгы әзерләү эшләренең ничек баруы ту-рында Чистай районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Ромадановский сөйләде.

    – Быел азык культуралары буенча аерым проблемалар күрмибез. Туфракта дым запасы, уңай температура үсемлекләргә яхшы вегета-тив масса җыярга мөмкинлек бирә. Район буенча тулаем алганда, бездә 8 мең гектарга якын күпьеллык (нигездә, люцерна), 3,5 мең гектарда берьеллык культуралар (аларның нигезен вика һәм солы тәшкил итә), моннан тыш, 3,5 мең гектарда силоска кукуруз бар, – ди Александр Александрович.

    Узган ел республика буенча терлек азыгына кытлык булуын күрсәт-те. Кайбер хуҗалыклар кышлату азагында азык сатып алу максатын-нан якын-тирә районнарга чыктылар. Мондый хәлне булдырмас өчен быел хуҗалыклар алдына ел ярымлык запас белән азык әзерләү бу-рычы куелды.

    – Без 40 центнердан да ким булмаган күләмдә терлек азыгы әзерләү максатын куйдык. Бу ел ярымга җитәрлек күләм, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.

    Хәзер кайбер культуралар чабарга кирәк булган фазага җиттеләр. Шуңа күрә игенчеләр, срокларны кулдан ычкындырмаска һәм үсем-лекләрнең туклылыгын югалтмаска тырышып, бу эшләргә кере-штеләр.

    – Барлык хуҗалыклар да терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. «Чи-стай» агрофирмасында 300 гектарга якын мәйданда үлән беренче катка чаптырылган һәм сенаж салынган инде. «Чистай-Агро» хуҗа-лыгында шушы көннәрдә чаптыра башладылар, тиздән сенаж әзерли башлаячаклар. «Луч», «Агро Л» хуҗалыкларында да үләнне чапты-руга керештеләр. Чурин, Смольков, Шәһвәлиев, Нуруллин һәм баш-ка эре фермер хуҗалыклары да терлек азыгын актив әзерлиләр.

    Күп нәрсә үсемлекләрнең фазасына бәйле. Кайберәүләр нәрсәгә ашыгырга, күбрәк үссен, дип уйлыйлар. Әмма зур масса булу әзерләнә торган азыкның сыйфаты турында сөйләми. Ягъни, үсеш фазасы алга таба киткән саен, туклыклы матдәләр күбрәк югала. Һәр культураның чабу өчен үз кулай фазасы бар. Мәсәлән, люцерна өчен бу чәчәк ату алды чоры. Соңгы фазада азыкны күп әзерләсәң, аның түбән туклыклылыгын башка өстәмәләр хисабына капларга туры киләчәк. Моны аңларга кирәк, – дип ассызыклый Александр Ромада-новский.

    Әлегә һава шартлары сыйфатлы, яхшы печән әзерләргә мөмкинлек бирми. Явып торган яңгырлар, югары булмаган температура режимы сусыл үләнгә кибәргә мөмкинлек бирми.

    – Хәзер сенажга беренче кат чабып алырга кирәк, ә икенче каттан печән әзерләргә. Бүгенге көндә 4 мең тоннага якын сенаж салынган. Бу сезонда авыл хезмәтчәннәре 18 мең тоннага якын сенаж, 4 мең тоннага якын печән һәм 20 мең тоннага якын силос әзерләргә план-лаштыралар, – дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.

    – Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә күпме техника җәлеп ителгән?

    – Сезон башланыр алдыннан без техниканың тәэмин ителешен һәм әзерлеген тикшердек. Хуҗалыкларда азык әзерләү өчен кирәкле тех-ника җыелмасы бар. Кайберләре эшкә җәлеп ителгән инде, калган-нары 100 процент әзерлектә тора. Район буенча терлек азыгы әзерләүдә 30 азык җыю комбайны, 8 үзйөрешле чапкыч, 54 трактор чапкычы, тырма, тыгызлау-җыю җайланмасы җәлеп ителгән.

    Моннан тыш, кайбер хуҗалыкларда механик отрядлар булдырылды. Алар үз техникаларын терлек азыгы әзерләү эшләренә өлгерә алма-ган, техник мөмкинлекләре булмаган башка авыл хуҗалыгы бер-ләшмәләренә, фермерларга тәкъдим итәргә әзерләр.

    Тулаем алганда, үлән торышы начар түгел. Шулай ук икенче катка чабуга да ставкалар ясала. Әмма ул беренчесен вакытында җыеп ал-ган очракта гына булачак. Соңга калып җыеп алсаң, икенче катка чабуга исәп тотасы юк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган атнада үләнне чаба башлаган хуҗалыклар басуларында икенче катка чаптыру эшләре якынлаша инде. Чөнки, кабатлап әйтәм, дым җитәр-лек. Өстәвенә, җылы һава торышы урнашыр дип өметләнәбез. Быел терлек азыгына кытлык булмас дип уйлыйм.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: