Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тере почмакта игелеклелек

Шәһәрдә бердәнбер тере почмак педагогия көллиятендә. Соңгы визитыма ул шактый тулыланган. Безне экологик белем бирү методикасын һәм педагогикасын укытучы Любовь Губанова һәм аның студентлары җылы каршы алдылар, үзләрендә тәрбияләнүче җәнлекләр белән якыннанрак танышырга чакырдылар.

-Безнең җәнлекләребез төшке ашны ашадылар, хәзер аларның йокы сәгате,- дип сөйли Евгения Зонтах.- Без әле яңа гына дәүләт имтиханы тапшырдык һәм дусларыбызның хәлен белергә килдек. Без уку йорты белән саубуллашабыз, әлеге байлыкны өченче курс студенты Ринат Ибраһимовның ышанычлы кулларына тапшырабыз һәм ул бездән эстафетаны кабул итеп ала.
-Яшь кеше өчен бу бераз гадәти булмаган шөгыль?
- Кечкенәдән йорт хайваннарын яратам, безнең өйдә мәче бар. Сукбай җәнлекләрне бик кызганам, алар өчен һәрвакыт нәрсә дә булса сатып алып, аларны ашатырга тырышам.
-Алар безнең ярдәмчеләребез,- дип сүзгә кушыла Екатерина Семина.- Без аларны балалар бакчаларына дәресләргә алабыз. Балалар аларны ашаталар, җәнлекләр белән аралашудан шатланалар. Һәр гаиләнең җәнлек асрау мөмкинлеге юк, ә аның белән аз гына аралашу да сабыйларда игелеклелек, җаваплылык хисен арттыра, хайваннар дөньясына җәлеп итә.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне, кече сыйныфларда укучыларны тере почмакка дәрескә чакыру традициягә әверелде. Аларның ничек узуы турында Дарья Карпова сөйли.
-Шундый төрлелекне күрү мөмкинлеге генә дә балаларны сөендерә. Без аларны үзебездәге декоратив куяннар, әрләннәр, диңгез чучкасы, кошлар, аквариум балыклары белән таныштырабыз, аларның ничек тукланулары турында сөйлибез, ашатырга тәкъдим итәбез. Ә аннан соң күбрәк ошаган җәнлекнең рәсемен ясыйбыз. Балалар рәсемнәрендә тере почмактагы барлык җәнлекләр дә чагылыш таба.
Әлеге кыйммәтле байлыкны саклаучыларның менә дигән дуслары бар, берәүләр җәнлекләрне бүләк итә, икенчеләре яңа туганнарны кабул итә.
-Бездә яшәүче җәнлекләр азык белән тәэмин ителгән, - дип сөйли Любовь Губанова, - безгә директор Энҗе Гафиятуллина зур ярдәм күрсәтә. Студентлар җәнлекләр өчен үз участогыбызда яшелчәләр үстерәләр, күпләр кирәкле азык-төлекне сатып та алалар. Дәресләрдә җәнлекләрнең катнашуы балаларны дисцип­линага өйрәтә, алар игътибарлылык, ярату билгеләре күрсәтәләр, ягымлы булырга өйрәнәләр. Балалар бакчасында искиткеч чара уздырдык. Бу Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елына туры китереп уздырылган экологик акция булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев