Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Телләр турындагы закон эшлиме, шуны тикшерәбез

    2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу республикада яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар булдыруны күздә тота.

    Туган телләр елы киң колачлы эшкә үзенә күрә этәргеч булырга тиеш, ул туган телләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Дәүләт телләре турындагы законны үтәү мәсьәләсе туган телләрне саклау темасы белән тыгыз бәйләнгән. Без Чистай районында бу юнәлештә вәзгыятьнең ничек торганын белергә булдык.

    Элмә такталар ике телдә булырга тиеш

    Республикада дәүләт телләре турындагы закон 1992 елда ук кабул ителгән иде. Әмма соңгы елларда гына аның үтәлешенә зур игътибар бирелә башлады. Татарстан Хөкүмәте икетеллелек турындагы законны үтәү мәсьәләсе буенча шәһәр һәм муниципаль дәүләт оешмалары белән мониторинг алып бара. Документ нигезендә учреждениеләрдә, кибетләрдә, башка оешмаларда элмә такталар, урам исемнәре язылган табличкалар, юл күрсәткечләре ике телдә язылырга тиеш.

    Элмә такталарда Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсендә мәгълүмат булмаган өчен 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф каралган. Өстәвенә, закон бозучыларны, хәлне төзәткәнчегә кадәр, җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Закон үтәлешен җирле хакимият күзәтә.

    Узган ел шәһәрдә урам исемнәре ике телдә язылган күрсәткечләр урнаштыру буенча күләмле эш башкарылды.

    – Шәһәр территориясендә урам чатларында урам исемнәре ике телдә язылган 3116дан артык күрсәткеч урнаштырылды, аларның гомуми бәясе 350 мең сумнан артык. Шулай ук Энгельс, Карл Маркс, Лев Толстой урамнарында элек урнаштырылган күрсәткечләр алыштырылды. Кирпеч заводы микрорайонында, Левитан урамында, урам исеме өч телдә: рус, татар, инглиз телләрендә язылган яңа күрсәткечләр урнаштырылды, – дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков.

    Күпчелек предприятие һәм оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә язылган. Бу таләпләрне эшмәкәрләр дә үти башладылар, алар үз кибетләре һәм оешмаларының элмә такталарын ике телдә эшләтәләр.

    – Закон бозу беренче тапкыр ачыкланганда, без кисәтү белән чикләнергә тырышабыз. Әмма шуннан соң җитәкчеләр ике телдә элмә такталар кую турында кайгыртмаса, беркетмәләр төзибез. Гадәттә, элмә такта урнаштыруга рөхсәт биш елга бирелә. Кибет яки фирма берничә ел элек ачылып, элмә такталар күптән ясалган очраклар да була. Вакыты чыгарга аз вакыт калган очракларда, без эшмәкәрләргә вакыты узгач элмә такталарны алыштырырга рөхсәт итәбез, – дип аңлаттылар административ-техник комиссия әгъзалары.

     

    Тәрҗемә итүдә авырлыклар

    Икетеллелек буенча таләпләр элмә такталарга һәм табличкаларга гына түгел, ә республика башкарма хакимият органнарының норматив актларына да кагыла. Документларны рус теленнән татар теленә дөрес тәрҗемә итүне тәэмин итү максатында район башкарма комитетларында тәрҗемәче вазифалары кертелде.

    – Чистай районында 2019 елда барлык норматив-хокукый актлар ике телдә басылып чыкты. Моннан элегрәк без 100 процент күрсәткечкә ирешә алмаган идек, – дип билгеләп үтте Чис­тай районы башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Валентина Заглядова.

    Рәсми документ белән барысы да аңлашылса, кибет, шәхси оешмаларның элмә такталарын тәрҗемә иткәндә еш кына авырлыклар килеп чыга. Кайчагында татарча текст дөрес тәрҗемә ителмәгән һәм тел нормаларына туры килми торган элмә такталар очрый.

    Без предприятиеләр һәм учреждениеләр өчен элмә такталар, урам күрсәткечләре, реклама щитлары ясау белән шөгыльләнүче шәһәрнең берничә агентлыгына мөрәҗәгать иттек.

    – Ни кызганыч, безнең тәрҗемәчебез юк. Интернет-сервислардан файдаланырга туры килә. Әлбәттә, бу безгә сыйфатлы тәрҗемә алырга мөмкинлек бирми, ә клиентка барысының да дөрес булуы кирәк. Хаталануга юл куймас өчен, без тәрҗемә ителгән элмә такталарның дөреслеген тикшерүне сорап башкарма комитет тәрҗемәчесенә мөрәҗәгать итә башладык, – дип сөйләделәр безгә агентлыкларның берсендә.

     – Тәрҗемә проблемасы күптән борчый. Без моның белән берничә ел элек, клиентларыбыз элмә такталарны ике телдә ясауны сорап мөрәҗәгать итә башлагач очраштык. Без татар теле укытучыларына, редакция тәрҗемәчеләренә мөрәҗәгать иттек. Хәзер бу мәсьәләдә безгә башкарма комитет тәрҗемәчесе ярдәм итә, – дип уртаклаштылар башка фирмада.

    Ике телдә язылган элмә такталар – өстәмә чыгымнар

    Күп кенә чистайлылар дәүләт телләре турындагы закон үтәлешенә бәйле үзгәреш­ләрне сизделәр. Шәһәрлеләр арасында моның уңай якларын күрүчеләр бар, ә кемнедер бу яңалыклар бөтенләй сөендерми.

    – Шәһәр урамнарында ике телдә элмә такталар ешрак күренә башлады, әмма еш кына аларда хаталар очрый. Тәрҗемәче буларак, бу, әлбәттә, мине сөендерми. Элмә такталарны ике телдә ясарга алынганнар икән, моны дөрес эшләргә кирәк. Ни кызганыч, кайчагында кибетләрдә «Сатып алучылар почмаклары»н булдырганда татар хәрефләрен кулланмыйлар, – ди «Чистай хәбәрләре» газетасы тәрҗемәчесе Эльвира Беспалова.

    Шәһәр урамнарындагы барлык күрсәткечләр ике телдә тәкъдим ителгән. Чистайда бер, шулай ук ике дәүләт телендә элмә такталары булган оешмалар, кибетләр, фирмалар күрергә мөмкин. Әгәр берәүләр өчен бу аерым әһәмияткә ия булмаса, икенчеләр өчен бу проблемалар тудыра.

    – Мин өч ел элек үз кибетемне ачтым. Ул вакытта элмә такталарның ике телдә булырга тиешлеген берәү дә әйтмәде. Хәзер исә, ул рус һәм татар телләрендә булсын өчен, миңа элмә тактаны кабат ясатырга кирәк. Ә бу өстәмә чыгым таләп итә. Узган елның пандемиягә бәйле рәвештә, бик үк уңышлы булмавын исәпкә алсак, шактый сумма килеп чыга, –дип уртаклашты шәхси эшмәкәр Ринат Хафизов.

    Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 ел уңай үзгәрешләр китерер дип ышанабыз.


    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: