Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Телевышканың яңа тормышы

Россия Федерациясендә 2009-2015 елларга телерадиотапшыруларны максатчан үстерү программасы тормышка ашырыла, анда безнең республика да катнаша. Мәсәлән, күптән түгел Казанда санлы тапшырулар эшләтеп җибәрелде. Тиздән республиканың эре шәһәрләрендә, шул исәптән Чистайда да санлы телевидениегә күчәчәкләр.

Федераль максатчан программаны тормышка ашыруның беренче этабында Россиянең 12 төбәгендә 924 санлы телевидение тапшыргычларын кую планлаштырыла. Шундый тапшыргычларның күпчелек антенналары тузу сәбәпле һәм санлы телевидение җәелдерүнең үзенчәлекләре аркасында 764 объектны яңадан төзергә туры килде. Шул ук вакытта яңа җәелдереләчәк челтәр санлы телевидениене инфраструктура белән тәэмин итеп кенә калмаячак, ә радиотапшыргыч матчаларыннан кәрәзле телефон операторлары һәм Интернет-провайдерлар файдалана алалар, алар коммерцияви яктан җәлеп итмәүче районнарга киләчәкләр. Билгеле инде, санлы эфир телевидениесе, беренче чиратта, район авылларына кирәк.
Март башында Чистайга Мәскәү белгечләре килде, алар санлы антенналар кую өчен иске җиһазларны сүттеләр. Саескан Тавыннан, Полянкидан сигнал кабул итүче иске РПА антенналары алынды, кабельне сүтү алып барыла. Мәскәүлеләргә эшләве җиңел түгел, чөнки җиһазларны нигездә кул белән сүтәргә туры килә, ә бу эшләр югарыда башкарыла, телевышканың гомуми биеклеге 102 метр тәшкил итә. Шуның өстенә даими җил исеп тора, шундый шартларда эшләве аеруча авыр. Әмма егетләр мондый кыенлыкларга күнгәннәр, эшләрен менә дигән итеп башкаралар.
-Билгеле, зур күләмдә эш башкарасы бар,- дип сөйли Биләр телеүзәгенең әйдәүче инженеры Илья Сергеев,- иске җиһазларны алганнан соң, җәен белгечләр 1 киловаттка яңа тапшыргыч куя башлаячаклар.Кую планында инде "беренче мультиплекс"- санлы эфир телевидениесе челтәрләрендә җәелдерү өчен социаль әһәмияттәге база җыелмасы бар инде. Чистайда шундый тапшырулар системасы буенча бирелә торган каналлар сигезәү, әмма алар санлы форматта тапшырылачак һәм тапшырыла торган программаларның сыйфаты да сизелерлек артачак.Санлы тапшыруларның беренче этабын эшләтеп җибәрүне Яңа елга планлаштыралар. Санлы телевидениене карау өчен тамашачыларга махсус приставкалар сатып алырга туры киләчәк, аларның бәясе хәзерге вакытта 1,5-2 мең тирәсе. Әмма РФ Хөкүмәте вәгъдә иткәнчә, аларның бәясе сизелерлек кимиячәк һәм Россиянең күпчелек тамашачысы санлы телевидениедән файдалана алачак.
Якын арада Чистай телевышкасы радиоматчасында тагын бер тапшыргыч барлыкка киләчәк, ә телеканаллар саны сизелерлек артачак. Беренче мультплескны сафка кертү белән Чис­тайда санлы телевидение шундый ук телевидениеләр белән беррәттән эшли башлаячак. Һәм бу 2015 елга кадәр - федераль программа тәмамланганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев