Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Телевидение санлы тапшыруларга урын бирә

2009-2015 елларга РФның телерадиотапшыруларны үстерүнең федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда берничә ел инде, кагыйдә буларак, республиканың район үзәкләрендә булган телерадиоүзәкләрнең һәм аз куәтле ретрансляторларның мөмкинлекләреннән файдаланып программаларны трансляцияләүнең санлы форматына күчү алып барыла.

- Биләр радиотелеүзәге хезмәт күрсәтә торган зонада булган Чистай ретранс­ляторы да тиешле модернизацияләү кичерде, ул беренче мультиплексны (телеканаллар пакеты) тест режимында трансляцияли башлады, - дип сөйли Биләр радиотелеүзәге начальнигы Анатолий Федоров. Чистайга килгәндә исә шәһәрлеләргә аерым үзгәрешләр көтәргә туры килмәячәк, чөнки шул ук элеккеге 8 яки 10 канал күрсәтеләчәк, ә менә авыл халкының тормышы яхшы якка үзгәрәчәк, чөнки Чистай районында телевизорлар нибары 1-3 каналны гына "тоталар". Февраль уртасында - март башында Биләр радиотелеүзәгендә 10кВт куәтле санлы тапшыргыч файдалануга тапшырылачак, бу Чистай һәм Кама аръягының 7 районы халкына программаларны санлы форматта кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Беренче мультиплекс тапшырулары 44 дециметр­лы каналда алып барылачак, кабул итү антенналарын алыштыру кирәк түгел.
DVB-Т2 форматын дәвам иттерүче махсус приставка (ресивер) сатып алырга һәм булган антеннага һәм телевизорга тоташтырырга, 44 телевизион каналны көйләргә кирәк. Казанда шундый прис­тавкалар электроника белән сәүдә итүче барлык кибетләрдә дә бар диярлек, бәясе 1,5тән 4 мең сумга кадәр.
Телепрограммаларны элеккеге режимда тапшыру якынча 2017 елга кадәр дәвам итәчәк. Әгәр телевизор караучылар санлы форматның өстенлекләрен аңласалар, соңгы дата үзгәрергә дә мөмкин, чөнки ул төп функцияләрдән тыш күп кенә өстәмә мөмкинлекләр дә тәкъдим итә. Һәм моны булдырырга мөмкин, чөнки вакыт узу белән ресиверларга бәяләр төшәр һәм яңа буын телевизорлар заводта ук шундый прис­тавкалар белән комплектланыр. 30га якын бушлай программа авыл халкын шатландырачак. Хәзерге искергән бушлай аппаратураның өч канал трансляцияләвеннән күпкә өстенрәк.
Бүгенге көнгә иң заманча DVB-Т2 стандартында санлы формат тапшырулары югары сыйфатлы рәсем һәм тавыш кабул итү мөмкинлеге бирә. Беренче бушлай мультиплекс (пакет) "Первый канал", "Россия-1", "Россия-2", "НТВ", "Петербург-5 канал", "Россия-культура", "Россия-24" һәм "Карусель" программаларын, шулай ук өч "Вести FM", "Маяк", "Россия радиосы" радиоканалларын үз эченә ала. 2013 елда әлеге пакетка "Региональный" һәм "Общественное телевидение России" каналларын өстәү планлаштырыла. Бер елдан соң икенче мультиплексны трансляцияли башлаячаклар, аннан соң өченчесен. Шулай итеп, 2015 елга республиканың район авылларында яшәүчеләр менә дигән рәсем һәм тавыш белән 20дән артык бушлай санлы телеканал карый алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев