Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техника кышка әзер

Кышны уздырып, язын югалтуларсыз сафка басу өчен, авыл хуҗалыгы техникасын коры биналарга саклауга куйдылар.

Агросәнәгать комплексының Чистай оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.

Басуда эшләр тәмамланганнан соң, агымдагы сезонда авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм сыйфатлы урнаштыруны тәэмин итү һәм киләсе елдагы кыр эшләренә аларны әзерләүне оештыру мөһим.

Составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Сергей Дудин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов кергән комиссия районның берничә авыл хуҗалыгы берләшмәсендә булдылар. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркы территориясенең торышы, ремонт участокларының көзге кышкы чорда техниканы ремонтлауга әзерлеге, кимчелекләр ведомостьлары булу, 2020-2021нче елларда ремонт эшләрендә мәшгуль хезмәткәрләрне матди кызыксындыру мәсьәләләре бәяләнде.

Хезмәтне саклау чараларын үтәүгә зур игътибар бирелде. Махсус кием, беренчел янгын сүндерү чаралары булу, хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү, эш урыннарында техник куркынычсызлык буенча күрсәтмәләр булу һәм башкалар тикшерелде.

– Авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытка саклауга кую – яңа уңышка әзерләнүдә беренче адым. Техниканы дөрес саклау озак вакыт хезмәт итүне һәм техниканы карап тотуга аз чыгымнар белән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итә, машиналарны эксплуатацияләүнең бөтен чорына эшкә яраклылыгын саклап калырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Александр Ромадановский.

Конкурс барышында иң күп баллны «Закамье Агро» һәм «Чистопольская» агрофирмасы җыйды. Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, район хуҗалыклары машина-трактор паркын саклауга куюга җитди якын килгәннәр. «Чистай Агро», «Луч» хуҗалыклары эшенә карата кайбер кисәтүләр бар. Бозулар ачыкланган авыл хуҗалыгы берләшмәләренә аларны тиз арада бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Хәзер район хуҗалыклары техникасы кышкы саклауга куелды. Алда аларны төзекләндерү көтә, киләсе сезонда авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруның уңышлылыгы аның сыйфатына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев