Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техник хезмәт күрсәтү уздырмау һәм мичне ремонтламау фаҗигагә китерергә мөмкин 

РФ Хөкүмәтенең «Йорт һәм фатир эчләрендә газ җайланмаларын карап тоту һәм куллану вакытында иминлек тәэмин итү чаралары турында» гы  карары нигезендә йорт һәм фатир эчләрендә газ җайланмаларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау заказ бирүче һәм башкаручы арасында төзелә торган йорт һәм (яки) фатир эчләрендә газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турындагы килешү нигезендә башкарыла. 

Күпфатирлы йорт эчендәге газ җиһазына карата заказчы булып газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәте башкаручысы булып торучы идарәче компания, ширкәт яки кооператив чыга. Ә күпфатирлы йортта бина хуҗаларының күпфатирлы йорт белән турыдан-туры идарә иткән очракта – шундый бина хуҗалары; йорт хуҗалыгындагы йорт эчендәге газ җиһазларына карата – йорт хуҗасы; фатир эчендәге газ җиһазларына карата – күп фатирлы йортта шундый җиһаз урнаштырылган бина хуҗасы.
Шундый килешү төзүдән баш тарткан өчен – гражданнарга 1меңнән 2 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 5000 меңнән 20000 меңгә кадәр, юридик затларга 40 меңнән 100 меңгә кадәр штраф.
Гражданнарның комму­наль-көнкүреш мәнфәгать­ләрен тәэмин итүгә газ тәэмин итү кагыйдәләренең 45нче пунктының «е»  подпунктында абонентның килешүе булмау газ тәэмин итүне туктатуга нигез булуы шулай ук каралган. 
Моннан тыш, тиешле килешүләр төзелмәү сәбәпле, үз вакытында техник хезмәт күрсәтелмәгән һәм ремонт ясалмаган йорт һәм фатир эчләрендә газ җайланмаларын куллану фаҗигале нәтиҗәләргә (газ шартлау, сөрем газы белән агулануга һәм башкаларга) китерергә мөмкин.
Шундый фаҗигале вакыйга Чистайда 2017 елның декабрендә Полющенков урамындагы 2нче йорттагы фатирларның берсендә булды. Ук вакытта техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясауга килешү төзелмәгән ике контурлы мичнең төзексезлеге нәтиҗәсендә үлемгә китергән сөрем газы белән агулану булды: ике кеше вафат булды.
2017 елның декабренә әлеге йортның 130 фатирыннан икеконтурлы мичләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга килешү 6 фатирда гына төзелгән иде. Чистай зона торак инспекциясе кисәтү эше уздырганнан соң (гражданнарга мәҗбүри таләпләрне аңлатып белдерү хаты җибәрү, тикшерүләр барышында аңлатма сөйләшүләр, инспекция җитәкчесенең йортта яшәүчеләр белән очрашуы), күпчелек гражданнар тиешле килешүләр төзеделәр. Бүгенге көндә әлеге торак йортта ике контурлы мичләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга килешү 74 фатирда төзелгән.
Фаҗигале вакыйга булуга карамастан, Полющенков урамындагы 2нче йортта бүгенге көнгә кадәр ике контурлы мичләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга килешү төземәүче абонентлар бар әле. 
Фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонт ясауга килешү төзүдән баш тартучы гражданнарга карата Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 9.23 мәддәсе 2нче өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату процедурасында газ бүлеп бирү оешмасыннан кирәкле документлар исемлеге беркетмәсе белән тиешле мәгълүмат алу каралган.
Моннан соң торак инспек­ция­се тарафыннан ике контурлы мичләргә техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонт ясауга килешү төзүдән баш тартучы гражданнарга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзеләчәк. 
Торак инспекциясе административ җавапка тартылмас өчен генә түгел, ә моның өчен гомерең бәясе белән түләмәс өчен гражданнарны вакытында килешүләр төзергә чакыра. 

Николай Зубков, ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы урынбасары– Чистай зона торак инспекциясе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай