Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Текә тауга күтәрелү

Текә тау - Чистай янәшәсендә Каманың сул як ярындагы аерымланган борын төрендәге калкулык.

Очлы почмаклы формадагы борын рельефта ачык күренеп тора һәм төньяк көнбатышка юнәлгән. Борынның бер ягы Каманың сул як ярында Килевка елгасы "юу" нәтиҗәсендә барлыкка килгән, икенчесе Каманың текә тамырлы яры. Элек-электән әлеге калкулыкны кешеләр күчеп утыру өчен уңайлы урын буларак яратканнар һәм ул табигый крепость ролен дә уйнаган. Тауның биек сөзәклекләре елга ягыннан дошманнан саклануны тәэмин иткән. Соңыннан биредә һәм янәшәдәге җирләрдә Җүкәтау шәһәре төзелгән, ул бүген дә Биләр һәм Болгар белән беррәттән Кама аръягындагы иң эре борынгы Болгар һәйкәлләренең берсе булып тора. Хәзерге вакытта Җүкәтау шәһәрчеге Чистайның көнбатыш өлешендә урнашкан. Әлеге район шулай Текә Тау дип атала да. Димәк, кешенең Текә тауга "күтәрелүе" яңа таш гасырда неолитта башланып бүген дә дәвам итә. (Җүкәтауга кагылышлы барлык тарихи әйберләр әлеге тарихи һәйкәлне тикшерү белән шөгыльләнүче танылган Казан археологы Н.Г. Нәбиуллин буенча бирелә).
Археология белән мин күптән, яшүсмер вакыттан бирле мавыгам. Балачагым кечкенә генә, төрле яктан тау­лар белән уратып алынган шахтерлар шәһәрендә узды. Бер яктан Тянь-Шаньнең Кураминский сырты, икенче яктан Чаткальский сырты. Тауларда борынгы урта гасырлардагы алтын, бакыр, кургаш, фирәзә табу урыннары бар иде. Без, малайлар, тормышыбызга куркыныч янаса да, элеккеге шахталарга төшеп, безнең өчен кызыклы булган әйберләр - керамик яктырткычлар һәм савыт-саба ватыкларын, кайвакыт күгәреп беткән тимер инструментлар җыя идек. Студентлык елларында Кыргызстан тауларында шундый борынгы табу урыннарын максатчан тикшердем.
Армия хезмәтеннән соң Үзәк Кызылкомда кызыклы эш еллары булды. Планетабызның зур сахрасының үзләштерелә башлавы Җүкәтау кебек үк неолитка туры килүен белү газета укучыларыбызга кызыклы булыр дип уйлыйм. Бу безнең эрага кадәр 5-8 мең еллар элек. Кайбер тикшеренүчеләр, дөрес, Кызылкомда аучылар һәм җыючыларның беренче кабиләләренең күренү вакыты урта таш гасырга - мезолитка карый диләр. Бу якынча безнең эрага кадәр 12-15 ел элек. Шәхсән минем үземә геологик маршрутлар барышында берничә таш хезмәт коралы табарга туры килде, алар чыннан да эшләнү дәрәҗәләре буенча мезолит чорындагыларга охшаган. Бу аерым тема, әйдәгез, безнең Текә Тауга әйләнеп кайтыйк әле.
Шулай килеп чыкты инде, пенсиягә чыккач мин Чистайга килдем. Әлеге шәһәрне яшәү өчен сайлавым аның тарихи статусы һәм көнбатыш Кама аръягының борынгы һәйкәлләргә бай булуы белән дә бәйләнгән. Элеккеге вакытларда Кама аръягы җирләрен үзләштерү көчле, хәтта драматик вакыйгалар белән алып барылган. Һәвәскәр археолог өчен әлеге якта күп нәрсә яшерелгән сыман, бирегә яңа ачышлар чакыра. Быел кыш бик озын булды. Апрель җитсә дә , күптән көткән җылы көннәр башланмады. Яшьлегемдә сайлаган геолог һөнәре асылда минем тормышымны һәм язмышымны билгеләде. Мин бервакытта да өйдә утырмадым, геология белән бәйле барулар булмаганда, буш вакытымда археология белән шөгыльләндем. Чистайда да шулай булыр дип уйлыйм. Моңа нигез салынды инде. Апрельнең беренче ункөнлегендә һава торышы яхшы якка үзгәрде, кар тиз эри башлады һәм, ниһаять, Җүкәтау шәһәрчеген үз күзләрем белән карау мөмкинлеге булды. Кышын мин Татарстан тарихы белән ярыйсы гына таныштым, Яр Чаллыдагы дусларым һәм Чистайдагы танылган туган якны өйрәнүче Георгий Иванович Лыков тиешле әдәбият белән ярдәм иттеләр. Аның киңәшләре, хикәяләре һәм, иң мөһиме, Н. Нәбиуллинның Җүкәтау турындагы китабы минем теоретик белемемне тулыландырырга ярдәм итте. Мине барлык табылдыкларым үзебез, геолог-разведчиклар оештырган музейларга эләгәләр иде. Без археология фәне вәкилләре белән актив хезмәттәшлек иттек, алар өчен яңа объектларның урнашу урыны турындагы мәгълүмат чыганаклары булып тордык. Моннан кала мин җирле басма битләрендә безнең эшләр районнарында башкарылган яңа табылдык­лар һәм ачышлар турында зур канәгатьләнү белән сөйләдем. Без телестудияләр белән дә дус идек, алар белән бергәләп туган якны өйрәнү характерындагы тапшырулар ясадык. Әлеге традицияне зур канәгатьләнү белән Татарстанда да дәвам итәм.
Әмма инде кырга да барыр вакыт җитте. Теләсә нинди эзләнү эше өчен кыр тайга, таулар яки чүлләр урнашкан урыннар санала. Георгий Иванович киңәше белән 7 нче номерлы автобуска утырып соңгы Текә Тау дигән тукталышка кадәр барам. Кулымда Нәбиуллин китабыннан төшереп алынган һәм зурайтылган Җүкәтау картасы. Мин алар буенча җайлашачакмын. Моны эшләве авыр түгел. Килевка елгасындагы куәтле су агымы әллә кайдан ишетелә. Мин болганчык сулар белән юыла торган текә уң як ярына чыгам һәм аста су агымы буенча Килевка елгасының Кама кушылган урынында Текә Тауны яхшылап карарга мөмкин булуын күрәм. Анда элеватор һәм катнаш азык заводы белән күршедәш булган Җүкәтау шәһәрчеге. Дөресрәге, күршедәш тә түгел әле, элеватор белән катнаш азык заводы нәкъ менә тарихның әлеге һәйкәле өстендә төзелгән һәм аның сизелерлек өлеше юкка чыккан. Моны уйламыйча гына эшләгәннәр, чөнки Текә Тауда кечкенә генә элеватор узган гасырның утызынчы елларында ук барлыкка килгән һәм ул вакытта берәү дә әлеге объектның тарихи әһәмияте турында уйламаган. Соңрак алтмышынчы елларда элеватор зурайган, реконструкция үткәрелгән һәм бүгенге хәлгә җиткән. Билгеле, әлеге эре производствоны берәү дә беркая да күчермәячәк, чөнки бик кыйммәткә төшә. "Городище" термины борынгы шәһәр, ә "селище" борынгы авыл дигәнне аңлата. Җүкәтау турыдан-туры "Юкә тавы" дип тәрҗемә ителә. Шәһәрчек янында кечкенә генә авыллар урнашкан була, анда сабанчылар һәм һөнәрчеләр яшәгән, алар Жукотиноның тормыш эшчәнлеген тәэмин иткәннәр. Борынгы рус язмаларында Җүкәтау нәкъ менә шулай аталган. Монголлар чорына кадәр әлеге җирлек ике өлештән торган: борынга урнашкан крепостьтан һәм Килевканың сул як ярындагы шәһәр яны посадларыннан. 1236 елның көзендә Батый хан Җүкәтауны ала, аны җимерә, талый, әмма Алтын Урда чорында ул торгызыла һәм үзенең биләмәләрен арттыра. Борынгы кулъязма чыганаклардан билгеле булганча, нәкъ менә шул вакытта Кама аръягы территориясендә ике кенәзлек - Болгар һәм Җүкәтау кенәзлеге булган.
Минем маршрутым Килевка елгасының уң як яр буенда урнашкан борынгы авыл территориясеннән башлана. Әгәр игътибар белән карасаң, бөтен яр буйлап елгадан көнчыгышка таба хуҗалык һәм торак корылмаларының эзләрен сизәргә мөмкин. Хәзер күтәрү материаллары җыю өчен иң кулай вакыт. Кар эреде, үлән әле күтәрелмәгән, су чокыр сөзәклекләрен юды һәм анда бик күп ярыклар ачылды. Аларның стеналары асылда төрле чорлардагы мәдәни катламнар аша үзенчәлекле уемнар булып торалар. Экипировканың иң әһәмиятле элементы булып резина итекләр тора, чөнки биредә пычрак, чокыр-чакырлар җитәрлек. Мин текә яр буйлап атлыйм, үги ана яфрагы, тузганак чәчәкләренә охшаган алтынсу-саргылт чәчәкләргә басмаска тырышам. Кара инде, кар әле эреп тә бетмәгән, ә язның беренче чәчәкләре инде күренә башлаган. Әһә, менә су белән юылган берничә түгәрәк керамик әйбер кисәкләре ята. Болар, нигездә, кызгылт-көрән төстәге вак кисәкләр, алар арасында ак каплам белән капланган яшел һәм ниндидер кара полосалы рәсем төшерелгән керамика кисәкчеге дә таптым. Бу Җүкәтауның Алтын Урда чорына туры килә. Бөтен әйберләрне дә шунда ук калдырдым. Иң яхшысы бер нәрсәгә дә тотынмаска. Минем неолит чорына караган әйбер табып аны Кызылком неолиты белән чагыштырасым килә. Моны тиз генә эшләп булмый, әмма миңа бәхет елмая. Минем кулымда яндырылган балчыктан ясалган кара-соры төстәге керамик савыт кисәге. Кызылком керамикасына бик охшаган, әмма мин аны нәкъ менә неолит чорыныкы дип расларга куркам. Бу бәлки бронза, хәтта тимер гасырга да карыйдыр. Эх, бик яхшы гына ук очы яки пычак пластинкасы тапсаң иде... Әмма Текә Тау ягына атларга кирәк - бу минем бүгенге маршрутымның соңгы пункты. Минем схемамда шәһәрчекне ныгытылган, төньяк-көнбатыш өлешкә һәм ныгытылмаган шәһәрчеккә бүлүче озын чокырлар күрсәтелгән. Аларны узып китмәсәм иде. Юк, менә алар. Кирәк бит, ничә йөзләрчә еллар узган, ә чокырларның биеклеге хәзергә кадәр ике метрдан да ким түгел. Алар кечкенәләр дә түгел. Кызганыч, алар бары тик 70 метрлар тирәсе генә, тимер-бетон коймага кадәр генә күренәләр, аның артында элеватор. Әлеге койма крепость стенасы сыман тауны көньяк-көнбатыш - төньяк-көнчыгыш линиясе буенча бүлә. Тикшерү өчен калдырылган Җүкәтау өчпочмагын әйләнеп узам. Ул тулысынча узган елгы үлән белән капланган диярлек, ә аның төньяк сөзәгендә әлегә кадәр кар ята. Кайбер урыннарда кечкенә генә чокырлар күренә, Мөгаен, болар кара казучылар, байлык эзләүчеләр эзедер, аларга биредә яшерелгән хәзинә булу турындагы имеш-мимеш тынычлык бирмидер. Аларның берәрсен яхшы гына суммага штрафка тартсаң да комачаулык итмәс иде.
Әмма кирегә борылырга вакыт җитте, караңгы төшеп килә. Иртәгә Җүкәтауда минем вакытым күбрәк булыр дип ышанам. Мин сөрелгән басу периметры буйлап төп шәһәрчектән көньякка таба узарга телим. Язын чәчүгә кадәр шулай йөрүләр материал җыю буенча яхшы нәтиҗә бирә. Яңгыр белән юылган савыт-саба кисәкләре һәм башка әйберләр дымлы кара туфракта яхшы күренәләр. Иртәгә кадәр, Җүкәтау. Кесәмдә минем эшкәртелгән бердәнбер чакматаш кисәге ята, мин аны юылган грунт юлда таптым. Бу нәкъ менә неолит чоры, эзләүченең кечкенә генә шатлыгы. Ә Текә Тауга күп тапкырлар күтәрелермен әле дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев