Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тегермәннәрне яңа паркка күчерделәр

«Иман» мәчете янындагы сквер тегермәннәрсез калды.

21 октябрьдә, чәршәмбе көнне, иртән-иртүк конструкцияләрне тәртипкә китерү өчен сүттеләр. Аларны ваемсызлар каерып бетергәннәр иде. Бу хакта «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») хәбәрчеләре берничә тапкыр, шул исәптән битараф булмаган шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләреннән соң да яздылар. Һәм менә проблемага игътибар иттеләр һәм конструкцияләрне ремонтларга булдылар.

Эшчеләрнең тегермәннәрне сүтүләрен чистайлылар «Чистай-информ»ның социаль челтәрләрендә туры эфирда күзәтә алдылар. Комментарийларда күпләр уңай фикерләр калдырды.

Ачыкланганча, әлеге кече архитектура формалары урыннарына кире кайтмаячак. Шушы көннәрдә аларны, ремонтлап, 1нче балалар бакчасы һәм «Ватан» үзәге арасында урнашкан яңа «Тегермән мәйданы» паркында урнаштырдылар. Яңа җәмәгатьчелек киңлеге микрорайонда күптән түгел генә барлыкка килде һәм территориаль җәмәгать үзидарәсе эше нәтиҗәсендә актив төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев