Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Тавыш бирергә халык бердәм килде

    Сайлаулар – 2020

    Чистай районы территориясендә 34 сайлау участогы авыл җирлекләрендә, 25 сайлау участогы шәһәрдә эшләде.

    Санитар чараларны үтәп

    Сайлау участокларының ишекләре 11 сентябрьдә 8 сәгатьтә ачылды. Эшкә тотынганчы сайлау комиссиясе әгъзалары тән температураларын үлчәделәр, битлекләр, перчаткалар, махсус халатлар киделәр.

    Без берничә сайлау участогында булдык. Участокка керү юлында дезинфекцияләнгән кечкенә келәмнәр җәелгән. Сайлаучыларның тән температураларын үлчәделәр, кулларын эшкәрттеләр, перчаткалар, битлекләр, ручкалар бирделәр.

    Күзәтүчеләр әйтүенчә, бүлмә ләр сәгать саен җилләтелә, өстәлләр һәм башка өслекләр эшкәртелә. Метр ярым-ике метр аралыктагы дистанцияне беркем дә бетермәде әле. Бар җирдә дә махсус билгеләр куелды.

    Сайлаучылар тавыш бирү кабинасында үзләре теләгән кандидатка тавыш бирделәр һәм бюллетеньне урнага төшерделәр. Халык ташкыны булмасын өчен керү һәм чыгу өчен юллары төрле якта җайлаштырылган иде.

    Прививка да ясаттым

    Сайлау участокларында грипптан прививка да ясатырга мөмкин иде. Шәһәрдә 15 күчмә медицина бригадасы кизү торды.

    Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә урнашкан 2734нче сайлау участогында медицина хезмәткәре кизү торды. Тавыш бирү кабиналарыннан ерак түгел махсус кабинетта прививка ясау кабинеты урнашкан. Грипптан сакланырга теләүчеләр арасында,нигездә, пенсионерлар.

    – Өч көн дәвамында кешеләр актив рәвештә прививка ясаталар. Яшьләр күп очракта эш урыннарында прививка ясаталар, шуңа күрә бирегә күпчелек очракта өлкән яшьтәгеләр килә, – дип сөйли гомумпрактика шәфкать туташы Ирина Федорова. – Прививка ясатырга кирәк. Әгәр берәрсе грипп белән авыраса да, ул җиңел узачак.

    Наталья Нянякова иренә ияреп, үзен беренче тапкыр грипптан сак ларга уйлаган.

    – Бабаем кайтты да, мине дә прививка ясатырга җибәрде, чөнки урыныбыз уңайлы һәм җайлы иде. Уколлардан мин курыкмыйм, шәфкать туташы ярдәмендә хәтта инәне сизмәдем дә, – дип көлә Наталья. – Хәзер поликлиникага барырга да кирәкми. Бүген ике файдалы эш эшләдем.

    Өч көн эчендә сайлау участок ларында 523кеше прививка ясатты.

    Дәваханә палаталарында да тавыш бирделәр

    Чистай үзәк дәваханәсенең стационарларында һәм бала тудыру йортында да пациентлар сайлауларда катнаштылар. Медицина күрсәткечләре буенча алар сайлау участокларына бара алмадылар, шуңа күрә дәвалау учреждениесендә сайларга мөмкинлек бирделәр. Моның өчен сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә урна белән үзәк район дәваханәсенең барлык стационар бүлекләрендә булдылар. Тавыш бирү вакытында барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләр сакланды. Индивидуаль саклану чаралары белән комиссия әгъзаларын, шулай ук сайлаучыларны да тәэмин иттеләр.

    – Безгә сайлауларда катнашырга һәм үз кандидатыбыз өчен тавыш бирергә мөмкинлек биргәннәре өчен мин бик шат, – дип сөйләде пациентларның берсе.

    Бу һәр кешенең гражданлык бурычы

    «Восток» мәдәни-ял итү үзә гендә сайлаучылар өчен концерт программасы әзерләгәннәр иде. Кешеләр биеделәр, артистлар белән бергә җырладылар. Репертуар бик бай иде, заманча композицияләр дә яңгырады.

    Участок сайлау комиссиясе рәисе Мария Климина үз участогында актив эшләде.

    – Тавыш бирергә килүчеләр актив, алар прививка да ясаталар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, алдан тавыш бирү көннәрендә дә сайлаучылар аз булмады. Тәртип бозулар күзәтелмәде, барысы да тыныч үтте, -дип билгеләп үтә Мария.

    Сайлаучы Наилә Ишморатова сайлау көнендә тавыш бирү һәр кешенең гражданлык бурычы дип саный. Шуңа күрә бүген ул бирегә килгән дә инде.

    – Минем туганнарым да һәр елны үз сайлау участокларына килмичә калмыйлар, үз тавышларын бирәләр, – дип сөйли Наилә.

    Чистай районнары авылында яшәүчеләр дә сайлауларда актив катнаштылар. Бердәм тавыш бирү көнендә алар тавыш кына биреп калмыйча, үзешчән артистлар оештырган бәйрәм программаларын да карадылар.

    Иртәдән алып Олы Талкыш авылы Мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына Нина Игнашина килде.

    – Сайлауга килеп мин сайлау циклыннан соң безнең респуб лика барачак юлны билгеләү процессында үземнең көчемнән килгәнне эшләү мөмкинлегеннән файдаландым, – дип билгеләп үтте Нина Игнашина.

    Анна Яковлева

    Гүзәл Гомәрова

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: