Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тавыш бирү мөмкин кадәр имин уза

Гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү аерым график буенча уза.

Сайлау участоклары 25 июньдә эшли башлады.

Шәһәрдә барлыгы 25 участок сайлау комиссиясе эшли, районда – 34.

– 25 июньнән 1 июльгә кадәр участок сайлау комиссияләре 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шулай ук чис тайлыларның үз өйләрендә, үз сайлау участогында яки учас токка телефон аша шалтыратып тавыш бирүгә гариза бирү хокукы бар, – диде Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов.

Сайлау участогына кергәндә гражданнарга тән температурасын контактсыз термометр белән үлчиләр, шәхси саклану чаралары һәм бер тапкыр кулланыла торган каләмнәр бирәләр. Тавыш бирүгә килү челәрнең иминлеге максатыннан дистанция үтәүне сорыйлар.

Күзәтүчеләр, сайлау комис сияләре әгъзалары тавыш бирү өчен билгеләнгән биналарда мәҗбүри тәртиптә битлек һәм перчаткаларда торалар.

Сайлаучыларның паспортларын чит кулга бирмәүләре, ә документны мөстәкыйль рәвештә күрсәтүләре тавыш бирүнең тагын бер үзенчәлеге булып тора.

– Тавыш бирүнең беренче көненнән үк чистайлылар үз хокукларын тормышка ашыру турында кайгырта башладылар һәм өйдә тавыш бирү өчен участок сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать иттеләр.

– Өйдә тавыш бирергә теләүчеләр арасында – нигездә, сайлау участогына үзләренә барып җитү авыр булган өлкән яшьтәге гражданнар. Еш кына өлкән яшьтәге кешеләрнең балалары мөрәҗәгать итәләр һәм әти-әниләре янына билгеле бер вакытта килүне сорыйлар. Без, әлбәттә, аларның теләкләрен исәпкә алырга тырышабыз, – дип билгеләп үтә 2735нче учас ток сайлау комиссиясе рәисе Любовь Волкова.

Өйдә тавыш бирү мөмкин кадәр имин үтсен өчен, шулай ук кайбер кагыйдәләр каралган.

– Сайлаучыларның өенә баргач, без фатирга шалтыратабыз, ишек тоткасына саклану чаралары һәм каләм белән шәхси пакет элеп калдырабыз, куркынычсыз арага барып басабыз. Сайлаучы пакетны ала, саклану чараларын кия һәм тиешле арадан үзенең паспортын күрсәтә. Аннары без аңа гариза бланкын һәм бюллетень тапшырабыз, – дип сөйләделәр сайлау комиссиясе әгъзалары. – Тавыш бирүче аларны үз фатирында тутыра һәм керү юлында калдырылган күчмә тартмага бюллетеньне чыгарып сала, ә гаризаны махсус кесәгә сала. Бөтен процедура куркынычсыз үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X