Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тавыш бирү чорында куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк

Экстремизмга – юк!!

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә узган террорчылыкка каршы комиссия утырышы эшендә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытында районда куркынычсызлыкны тәэмин итү мөһим тема булды.

Россия Эчке эшләр министр лыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов, күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге башлыгы Ринат Җамалетдинов террорчылык, экстремизм күренешләрен кисәтү чаралары, шулай ук гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек һәм аны уздыру чорында янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм террорчылар һөҗүм итәргә мөмкин булган потенциаль объектларның террорчылыкка каршы якланышы турында сөйләделәр.

– Россия Эчке эшләр ми нистр лыгының Чистай райо ны буенча бүлеге тарафыннан терроризм күренешләренә юл куймауга һәм килеп туган оператив хәлгә үз вакытында тәэсир итүгә юнәлдерелгән оператив-кисәтү чаралары комплексы үткәрелә. Район территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен чаралар күрелә, Интернет-сайтларга мониторинг үткәрелә, чаралар үткәрү чорына шәхси состав көчәйтелгән эш режимына күчерелә, – дип ассызыклады Олег Денисов.

Сайлау участоклары урнашачак объектларга комиссия тикшерүе үткәрелгән, аларга янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик тикшерүләр уздырылган.

Утырыш барышында җәйге сәламәтләндерү лагерьлары ның якланышы турында да сөйләштеләр. Докладчылар лагерьларда террорчылыкка каршы якланышны тәэмин итү буенча барлык чаралар үткәрелүен, комиссия тарафыннан элегрәк ачыкланган барлык җитешсезлекләр бетерелүен билгеләп үттеләр.

Комиссия әгъзалары сәүдә объектларының, мәдәният учреждениеләренең куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. Аларның кайберләре буенча комиссиянең кисәтүләре һаман да бар әле. Кызганычка каршы, бу җитешсезлекләрне бетерү еш кына зур матди чыгымнар таләп итә.

Комиссия җитәкчеләргә юл карталары төзергә кушты, анда әлеге мәсьәләләрне этаплап хәл итү язылачак.

Террорчылыкка каршы комиссия әгъзаларының игътибар үзәгендә шулай ук миг рацион хәл мәсьәләләре дә булды. Миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы Илнур Нуриәхмәтов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның биш аенда миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сизелерлек кимегән. Чит ил гражданнарының күпчелеге Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Казахстаннан килгән.

Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан кешеләрне җәмгыятькә җайлаштыру буенча төркем эше турында аның җитәкчесе Ләйсән Кашапова сөйләде.

– Без эчке эшләр министрлыгы бүлегеннән агымдагы елның беренче кварталы өчен исемлекләр алдык. Барлыгы 21 кеше азат ителгән, шуларның 8е административ күзәтчелек астында тора. Алар буенча социаль әһәмияткә ия проблемалар ачыкланмады. Шуңа да карамастан, аларның икесенә социаль яклау хезмәте аша документлар рәсмиләштерүгә матди ярдәм күрсәтелде. Мәшгульлек үзәгендә барлык мөрәҗәгать итүчеләр өчен эшкә урнаштыру, һөнәри ориентлашу, һөнәри белем бирү, яңадан укыту буенча консультацияләр үткәреләчәк. Бер квартал эчендә 1 кеше рәсми рәвештә эшкә урнаштырылды, 1 кеше укулар уза, – ди Ләйсән Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев