Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Ларионова милли проектларны тормышка ашыруга бәя бирде

Узган җомгада Чистайда эш визиты белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татяна Ларионова булып китте.

Ул «Мәгариф», «Демография», «Сәламәтлек сак лау» милли проектларын тормышка ашыруда эшләр алып барылучы учреждениеләрдә булды.

Иң элек Татьяна Ларио нова физика-математика юнәлешендә укыту алып барылучы 2нче номерлы яңа гына ачылган лицейда булды. Биредә уку өчен яңа мөмкинлекләр бирүче мультимедия аппаратурасы комплектлары белән җиһазланган заманча укыту сыйныфлары. Башлангыч мәктәпнең һәр сыйныфы Интернет челтәренә тоташу ноктасы белән жиһазланган. Бу укытучыларга да, укучыларга да бер үк вакытта чыбыксыз челтәр буенча тоташырга мөмкинлек бирә. Шулай ук мәктәптә 3 мең берәмлек фонды булган китапханә бар.

Икенче пунктта – «Салават күпере» исемле 2нче номерлы балалар бакчасында булдылар. Заманча матди-техник база белән җиһазланган мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә төрле пландагы эш оештырылган. Биредә күз күреме бозылган балалар өчен коррекция төркеме эшли. Үз эшләрендә педагоглар биредә тәрбияләнүчеләр белән бергә автор эшләнмәләрен файдаланалар.

ТР Дәүләт Советы рәисе урын басары «Сәламәтлек сак лау» милли проектын тормышка ашыру барышы белән дә танышты. Ул перинаталь үзәктә, балалар поликлиникасында һәм хатын-кызлар консультациясендә дә булды.

Соңгы вакытта перинаталь үзәктә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатында уңай үзгәрешләр булды. Яңалыкларның берсе булып йөкле хатыннарны бала табуга әзерләүнең «Авыртуларсыз бала табу» курслары тора. Уңайлылык өчен бала тудыру йортында махсус акушер караваты бар.

Татьяна Ларионованың сә фәре вакытында яңа туган баланы бала тудыру йортыннан чыгару да булды. Лилия һәм Равил Борһановлар гаиләсендә 31 августта икенче бала туган. Аңа Солтан дип исем кушканнар. Тантаналы шартларда гаиләне котладылар һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Чис тай үзәк район дәваханәсе баш табибы Рәис Мостафин бүләкләр тапшырдылар.

– Ихлас күңелемнән икенче улыгыз туу белән котлыйм.Балаларыгыз исән-имин, көчле булып үссеннәр, әти-әниләрен сөендереп торсыннар! Ә исемне сез бик матурны һәм мәгънәлене сайлагансыз. Аның һәр эштә лидер булуын, куйган максатына ирешүен телим, – дип гаиләгә изге теләкләрен җиткерде Татьяна Петровна.

Балалар поликлиникасында кечкенә пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Яңа бинада барысы да «Дуслык яратучы поликлиника» яңа Татарстан стандарты буенча эшләнгән.

Балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова кунакларны педиатрия бүлеге, медик-социаль ярдәм, процедура һәм прививка кабинетлары буйлап йөртте. Шулай ук ЛФК, функциональ диагностика, процедура һәм прививка кабинетлары эшен дә күрсәттеләр.

Хатын-кызлар консультациясе эшендә дә мөһим үзгәрешләр килеп чыкты.Яңа бинада барысы да хатын-кызлар һәм белгечләр өчен ясалган. Яңа заманча жиһаз тикшерүләр, процедуралар үткәрергә мөмкинлек бирә.

– Без булган барлык учреж дениеләр – сәламәтлек сак лау өлкәсендәме яисә белем бирү өлкәсендәме – алар барысы да яңа, уңайлы, заманча, яхшы жиһазлар белән баетылган. Алар барысы да куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Күпме кызыклы методика, яңа программалар! Аларның күбесе Чистайда эшләнгән һәм шәһәр һәм район кешеләре өчен тормышка ашырыла. Барлык учреждениеләр балалар, ата-аналар, белгечләр өчен мөһим нәрсәләр белән тутырылган. Бар мохит та нәтиҗәгә эшли, – дип билгеләп үтте Чистайда «Демография» милли проектын тормышка ашыруга бәя биреп Татьяна Ларионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев