Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татмедиа» хат ташучылар арасында конкурс үткәрә

«Татмедиа»АҖ тарафыннан үткәрелә торган газеталарга һәм журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс инде гадәткә керде.

Хәзерге вакытта 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында чираттагы конкурс үтә, ул 1 сентябрьдә башланды һәм декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк.
Аңа йомгак киләсе елның мартында ясалачак. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк: «Шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы», «Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы», «Авылның иң яхшы хат ташучысы», «Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге», «Журнал буенча иң яхшы тираж». Алар рәтенә чистайлылар да керер дип ышанабыз. Өстәвенә, районара почтамт хезмәткәрләренең шушы мө­нәсәбәттә тәҗрибәләре бар, безнең хат ташучыларыбыз­ның «Шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы» номинациясендә җиңүчеләр булганнары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай