Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татлы борычтан тәмле ризык

Татлы борыч сезоны да җитте. Һәр хуҗабикә үз аш бүлмәсендә тутырылган борыч әзерли.

Татлы борычтан тәмле ризык әзерләү өчен безгә тавык ите, татлы борыч, помидор, майонез, сыр (духовкада эри), укроп, сарымсак, тоз, төелгән борыч кирәк булачак.

Тавык итен һәм помидорны вак итеп, шакмаклап турыйбыз. Сарымсакны угыч аша чыгарабыз. Барысын бергә бутыйбыз. Бу катнашмага укроп, майонез, тоз һәм төелгән борыч өстибез.

Аннары татлы борычны урталайга кисәбез һәм орлыкларын җыеп алабыз. Аларны алдан әзерләнгән эчлек белән тутырабыз. Шуннан соң табаны майлап, борычларны тезәбез һәм 180 градуска кадәр җылытылган мичкә 45-50 минутка куябыз.

Әзер булырга 5-10 минут кала борыч өстенә сыр уып салабыз.

Әзер борычларны укроп белән бизәргә мөмкин. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев