Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның биш район педагоглары җиңү өчен көрәштеләр

Чистай Татарстанда узучы «Ел укытучысы -2021» Бөтенроссия конкурсының зона этабын кабул итте.

Алексеевск, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш һәм Чис тай районнары педагоглары 2нче лицей базасында һөнәри күнекмәләрен күрсәттеләр. Ике көн дәвамында 20 укытучы дәресләр һәм мастер-класслар бирде. Әлеге конкурста безнең районны 3нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Хәйруллина, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Екатерина Арсеньева , «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә безнең районны 2 нче лицейдан Гөлнәфис Сираева тәкъдим итте. «Педагогия дебюты» номинациясендә Чистай данын 2нче лицейың тарих һәм җәмәгать белеме дәресләре укытучысы Екатерина Колпакова яклады.

Кайбер чистайлылар бу ярыш та алган тәэсирләре бе лән уртаклаштылар.

– Конкурста катнашу – билгеле, бу тәҗрибә урталашу, үз-үзеңә читтән карау һәм компетентлы жюри фикерен тыңлау мөмкинлеге, – дип сөйли Екатерина Арсеньева. – Моның артында ныклы әзерлек ята, ә ярдәм күрсәткәннәре өчен 1нче номерлы мәктәпнең педагогия коллективына зур рәхмәтлемен.Үземнең мастер-классымда фокус – төркемдә каташучылар белән беррәттән үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә без мин эштә файдаланган интерактив технологияләр мәктәп укучыларының актив һәм төрле яклап танып-белү эшчәнлеге чаралары булып торалар. Бу исә уртак хезмәттәшлектә өйрәнергә кирәклеген шарт итеп куя.

– Зона этабында катнашып, билгеле, мин нык дулкынландым, шул ук вакытта зур җаваплылык хисе дә кичердем. Минем алда үз белемемне һәм эшкәртмәләремне күрсәтү генә түгел, ә район данын яклау бурычы да торды. Минем конкурс эшем Татарстанга һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде, – дип билгеләп үтте Гөлнәфис Сираева.

– Мин 5 сыйныфта Александр Македонский казанышлары темасына тарих буенча конкурс дәресе үткәрдем. Ә мастер-классның төп мәгънәсе исә укыту-тәрбия процессы кысаларында коллегаларның санлы инструментлар белән эшләүдә эш тәҗрибәләре белән уртаклашудан гыйбарәт иде, – ди Екатерина Колпакова. – «Геймификация» педагогия технологиясе мисалында мин уку процессын ничегрәк кызык лырак һәм балалар кызыгырлык итеп үткәрү өчен тырыштым. Чөнки замана балалары компьютер технологияләре белән бәйле булган барлык үзгәрешләрне зур канәгатьлек белән кабул итәләр.

Конкурс нәтиҗәләре респуб лика буенча зона этаплары төгәлләнгәч, игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев