Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда торак төзү өчен 50дән артык буш участок билгеләнгән

Әлеге участоклар респуб­лика территориясендә «Төзелеш өчен җир» проектын гамәлгә ашыру барышында ачыкланды.

Татарстанда проект эшли башлаганнан бирле, апрель башына барлыгы 3 мең гектар җир мәйданында 2 685 җир участогы ачыкланган. Әлеге участокларны күп фатирлы һәм шәхси торак йортлар төзү өчен кулланырга мөмкин.
Әйләнешкә 300 гектар тирәсе мәйданлы 56 җир участогы җәлеп ителгән. Шуларның 49ы шәхси торак төзелеше өчен, 7 участок күп фатирлы йортлар өчен билгеләнгән.
«Татарстан Росреестры башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә шәхси торак һәм күп фатирлы йортлар төзү өчен ярак­лы җирләрне эзләү буенча өзлексез эш алып бара. Быел торак төзелеше өчен перспективалы 43 җир участогы һәм 45 гектар тирәсе мәйданлы 10 территория билгеләнгән. Потенциаль инвесторлар һәм гражданнар аларны ачык кадастр картасында сайлый ала», — дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
Әлеге җир участоклары Әгерҗе, Аксубай, Апас, Әтнә, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Бөгелмә, Спас, Азнакай, Питрәч, Чистай һәм Тукай районнарында урнашкан.
Искәртеп узабыз, «Төзелеш өчен җир» проекты 2020 елдан хөкүмәт Рәисе кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм «Милли киңлек мәгълүматлары системасы» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Аны булдыру инфраструктураны яңарту һәм гражданнар өчен уңайлы мохит формалаштыру максатыннан 2030 елга кадәр «Төзелеш» юнәлеше буенча социаль-икътисади үсеш инициативалары исемлегенә кертелгән.

Белешмә
Җир участокларын эзләү өчен Росреестрның ачык кадастр картасы сайтына керергә, аннары менюда «Төзелеш өчен җир» сайларга һәм эзләү юлына түбәндәге билгеләр комбинациясен кертергә кирәк: 16:*, монда 16 — төбәк коды, алга таба эзләүне башларга. Система төбәктә булган буш җир участокларын, шулай ук алар турында гомуми кулланышта булган мәгълүматларны, мәсәлән, мәйданны, объектның адресын, җир категориясен күрсәтәчәк. Мөрәҗәгатьне булдыру өчен тиешле объект буенча мәгълүмат тәрәзәсендә «Мөрәҗәгатьне тапшыру» сылтамасына басарга.

Матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев