Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде

    2018 елда җылыту системасын индивидуаль котелларга күчерү программасына республикада 162 миллион сум акча бүленәчәк.

    (Казань, 6 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

    2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең объект индивидуаль җылыту системасына тоташтырылды. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 164 миллион сум акча бүленде.

    2018 елда җылыту системасын шәхси котелларга күчерү программасына 162,2 миллион сум тоту каралган.

    Җылыту системасын шәхси котелларга күчерү программасы 2005 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Ул республиканың шәһәр һәм районнарында җылылык белән тәэмин итү системалары нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән.

    Источник: http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/02/06/156955/

    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 24 май 2018 - 16:52
      Газета шулай туа
      Миннән еш кына «Редакциядә эшләргә авырмы?» дип сорыйлар.Бу сорауга тиз генә җавап та биреп булмый, чөнки яратмаган эшеңне эшләргә генә авырдыр ул.
      46
      0
      1
    • 24 май 2018 - 16:56
      Иң яхшы укучылар бүләкләр алдылар «Чистай» мәдәни үзәгендә укучылар, укытучылар, ата-аналар Бөтенроссия олимпиадасында ирешкән уңышлары өчен иң яхшы укучыларны котлау тантанасына җыелдылар.
      47
      0
      1
    • 24 май 2018 - 16:52
      Газета шулай туа Миннән еш кына «Редакциядә эшләргә авырмы?» дип сорыйлар.Бу сорауга тиз генә җавап та биреп булмый, чөнки яратмаган эшеңне эшләргә генә авырдыр ул.
      46
      0
      1
    Ночной режим