Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Росреестры гражданнарга мәгълүмат бирү өчен үз Youtube каналын эшләтеп җибәрде

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча тиз арада мәгълүмат һәм консультация бирү өчен Youtube каналын эшләтеп җибәрде.

Беренче видеоларны без бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерү, тикшермичә документларны кире кайтару сәбәпләрен аңлату, кадастр бәясен ничек бәхәсле дип игълан итү һәм башка темаларга багышладык.
Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачыг­рак һәм үтемлерәк булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга әңгәмәләр күрсәтеләчәк, күчемсез милек өлкәсендә закондагы үзгәрешләр яктыртылачак, гражданнарга консультацияләр биреләчәк һәм башкалар.
Безнең Татарстан Росреестры Youtube каналына (адрес: https://www.youtube.com/channel/UCi5QJQpNdRawJyBqhoCBjZA) язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендә барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!

Матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X