Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Пасха бәйрәме уңаеннан котлавы

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне православие дөньясында бәйрәмнәрнең һәм тантаналарның иң олысы дип танылган нурлы Пасха уңаеннан котлыйм.

Бакыйлыкка күчүне, җанның газаптан арынуын һәм гөнаһлардан котылуны символлаштырган бу бәйрәм бик күп гасырлар буена кешеләргә карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт чыганагы хезмәтен үти, күңелен дингә баглаганнарны шәфкатьлерәк, иреклерәк итә, калебләрен сафландыра.

Үлемне җиңгән Коткаручының батырлыгы миллионлаган кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртте, бик күпләргә иманга, хакыйкатькә һәм камилләшүгә юл ачты. Күренекле рус әдибе Иван Бунин үзенең бер шигырендә Христосның Яңадан тууын озын төннең куе караңгылыгын таратып таң ату, яңа тормыш утын кабызган яшь көн туу белән чагыштыра.

Бөек пост тәмамланган бу көннәрдә православие гыйбадәтханәләре һәм дин тотучыларның йөрәге изге догалар, бәйрәм сөенече белән мөлдерәмә була, ә өйләрдә балаларның шат тавышы яңгырый, бәйрәм ризыкларыннан хуш ис тарала.

Татарстанда яшәүче төрле халык вәкилләре Пасханы үзенчәрәк, үз мәдәни бизәкләрен өстәп уздыра, тантананың кабатланмас төрле төсләрдән балкып торуы, борынгы мәгънәсе тирәнрәк ачылуы шуның нәтиҗәсендә килеп чыга. Аны башка дини бәйрәмнәр белән беррәттән киң колачлы итеп үткәрү традицион рухи хәзинәләрнең тагын да ныгуына, баюына китерә.

Республикада христиан, мөселман, яһүд һәм башка дини берләшмәләргә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан аерым кайгырту күрсәтелә, рухилыкны үстерү, тарихи гаделлекне тергезү өчен күп нәрсә эшләнә. Быел без 1579 елда могҗизалы икона табылган урында, Богородица монастырендагы Казан Мәрьям Ана иконасының яңадан торгызылган соборын изгеләндерү – искиткеч әһәмиятле вакыйга шаһиты булачакбыз.

Христосның Яңадан тууын бәйрәм итү сезгә иман ныклыгы бирер, кешеләрне ихлас яратуыгызны, рухи камиллеккә, тынычлык һәм үзара аңлашып яшәүгә омтылуыгызны тагын да көчәйтер дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга яшәү дәрте, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев