Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Хаҗ турында фильм төшерү тәкъдим ителде

Рөстәм Батров моны, бәлки, киләсе елга чынга ашырып булыр дип җавап бирде.

"Россия для всех" интернет-порталының баш редакторы Радик Әмиров Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәре турында фильм төшерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәскәү - Казан - Симферополь видеокүпере барышында әйтте.
Мультимедияле видеокүпердә Казаннан Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте "Хаҗ" җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов катнашты. Казаннан элемтә "Татар-информ" агентлыгы студиясеннән оештырылды.
"Без Хаҗ турында мондый фильм төшерү турында уйларбыз. Бәлки, киләсе елга булыр. Бу яхшы идея. Быел сыйфатлы фотоальбомдан башлаячакбыз", - дип белдерде Рөстәм Батров Мәскәүдән килгән тәкъдимгә җавап итеп.
"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина
http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/04/127263/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Хаҗ турында фильм