Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөфтие Чистай мөхтәсибәтендә мөселманнар белән очрашты

Камил хәзрәт халыкка якынлашып килүче мәүлид бәйрәме хакында җиткерде.

(Чистай, 27 ноябрь, "Татар-информ). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чистай мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Районның Мәдәният йортында җирлектә яшәүче мөселманнар белән очрашу үткәрелде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге.

Бу чарада шулай ук мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Иордания университеты профессоры шәех Габдрәзәк әс-Сәгъди, ТР МДН нең "Зәкят" хәйрия фонды, "Хәләл" стандартлары комитеты, "Вакф" фонды, "ТР МДН Хаҗ" операторы вәкилләре, көньяк төбәк казые Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук Кама аръягы төбәге имам-мөхтәсибләре катнашты.
Очрашу кысаларында "Хәләл" стандартлары комитеты, "Зәкят" хәйрия фонды, "ТР МДН Хаҗ" оешмаларының, "Хозур" нәшрият йортының күргәзмәсе оештырылган иде. Монда мөселман товарлары, китаплары белән танышып, татар дин әһелләренең һәм тарихи мәчетләрнең фотографияләрен карап булды. Мөфти җитәкчелегендә дин әһелләре дә, чарага җыелган халык та күргәзмә белән җентекләп танышты.

Очрашу исә Коръән аятьләрен укудан башланды һәм чыгышлар белән дәвам итте. Чистай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Хәмитов районның дини тормышы белән таныштырды һәм мөхтәсибәт эшчәнлеген уңай бәяләде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт халыкка якынлашып килүче мәүлид бәйрәме хакында җиткерде.
Мәүлид быел 11 декабрьгә туры килә. Мөфти хәзрәтләре мәүлиднең Пәйгамбәребез туган көне булуы хакында һәм бабаларыбыз бу бәйрәмне догалар укып, зикерләр әйтеп үткәрүе хакында әйтте.
Мәүлид - рабигыләүвәл аеның 11-12 нче көннәре арасындагы кичә. Коръәндә әйтелә: "(Әй, Мөхәммәд) Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек" ("Әнбия" сүрәсе, 107 нче аять). Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә.Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү - Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә (с. г. в.) карата ихласлыгыбызны күрсәтә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) туган кичәне хөрмәт итү булып тора. Мәүлид кичәсе бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә.
Чыгышлардан соң очрашу "сорау - җавап" рәвешендә узды дип билгеләп үтелә. Диния нәзарәтенең рәсми сайтында. Сорауларга мөфтидән тыш нәзарәт оешмалары җитәкчеләре дә җавап биргән. ТР МДН Хаҗ" операторы аша хаҗга барыр өчен "рассрочка" алырга буламы? Кредитка машина алырга ярыймы? Ризыкның хәләл булуын ничек билгеләргә? Әлеге һәм башка күп сандагы сораулар яңгыраган.

Бигрәк тә хәләл темасы киң яңгыраш тапты дип билгеләп уза матбугат хезмәте. Чарада катнашкан Казан шәһәре азык һәм социаль туклану департаменты вәкиле Алла Әюпова башкалада 31 мәктәптә һәм 81 балалар бакчасында хәләл ризык белән туклану оештырылуы хакында җиткергән. Әлеге департамент ТР МДН "Хәләл" комитеты белән хезмәттәшлек итә. Ул Казандагы тәҗрибәне Чистайда кулланырга чакырган.
Очрашу өч сәгать дәвам итеп, күп сандагы сорауларга ачыклык кертергә, динебезгә кагылышлы мәсьәләләрне барларга ярдәм иткән.
Сорау-җавапларны алга таба "Умма" һәм "Дин вә мәгыйшәт" газетларында бастыру көтелә.

Фото: dumrt.ru
Оригинал: http://www.tatar-inform.tatar/news/2016/11/27/130358/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Чистай мөхтәсибәт