Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады

27 сентябрь 2017, 12:44 , Фото: Султан Исхаков Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады.

Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон вариантлар арасында иң популяр китап - Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романының татарчага тәрҗемәсе.

"Басма варианты ярты ел эчендә бер мең тираж белән сатылып бетте. Ә ихтыяҗ бар, кешеләр сорый. Шуңа күрә без аларны үзебезнең сайтка юнәлтәбез. Бәлки шуңа күрәдер бу китапның электрон варианты иң популярыдыр. Шунысы кызык: икенче урында, мәсәлән, электрон китаплар арасында, русча, инглизчә һәм татарча - өч телдәге компьютер терминнары сүзлеге. Күрәсең, бу терминнар сүзлеге интернетта да урнашкач, электрон вариантын сатып алучылар саны да күп. Ул безнең сайтка күбрәк компьютер белән кызыксынган кешеләрнең керүен дәлилли", - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Нәшрият директоры әйтүенчә, басма китаплар арасында популярлык буенча беренче урында - Юныс Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" китабы.

"Ул ничәмә-ничә тапкыр яңадан бастырылды һәм әле дә сатылган китапларның лидеры дип әйтергә була. Ә тулаем алып карасак, сатылган китапларың 70 процентын диярлек балалар өчен язылган китаплар алып тора. Тарихи китапларга да ихтыяҗ бар. Без еш кына татарлар күпләп яши торган регионнарга ярминкәләргә барабыз. Шул ярминкәләрдә катнашырга, үзебезнең продукцияне җиткерергә тырышабыз. Анда, беренче чиратта, татарлар тарихы турында китаплар сатыла. Казан буенча юлкүрсәткеч китап та популяр, күп сатыла торган китапларның берсе. Ул өч телдә. Чит төбәкләрдә яши торган татарлар Казанны сагына. Алар кайчан да булса Казанга килергә ниятли. "Нинди китап алыйк?" дип сораучыларга без шушы китапны тәкъдим итәбез", - дип сөйләде Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстан китап нәшрияты директоры белән интервьюның тулы вариантын "Интертат" сайтында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар китабы