Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан халыкларының III съездында республика терри­ториясендә яшәүче барлык милләт вәкилләре катнаша

Шимбә көнне Татарстан халыклары съезды була, анда Чистай муниципаль районыннан 11 делегат чакырылды.

Республикада 173 милләт вәкиле яши. Съездның төп бурычы - барлык милләтләрне, халыкларны берләштерү, аларның телләрен, мәдәниятен, шулай ук милләтара тынычлыкны һәм килешүчәнлекне саклау.
Март аенда муниципаль район җәмәгать советы утырышында Татарстан халыклары съездына делегатлар билгеләнде.
Владимир Пономарев шундый чарада беренче тапкыр катнаша һәм килеп чыккан мөмкинлеккә бик шат. Ул биш елга якын рус җәмәгать берләшмәсе җитәкчесе булып тора. Үз халкын ул ачык, киң күңелле, чын күңелдән җырлый һәм бии, кайгы уртаклаша, ярдәм итә белә, ә кирәк булса, соңгы күлмәген дә бирергә әзер дип тасвирлый.
- Берләшмәбезнең эшчәнлеге рус халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен сак­лауга һәм яңадан торгызуга юнәлгән, - ди Владимир Александрович. Эш берләшмәне үстерүгә үзләреннән өлеш кертүче халык иҗаты коллективлары белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.
Иван Петрович керәшеннәр диаспорасын әле күптән түгел генә җитәкли башлады һәм съездда да шулай ук беренче тапкыр гына катнашачак.
- Республика халыклары өчен бу чара аеруча мөһим, - дип саный Иван Чурин. - Бу милләтләрнең мәдәнияте белән танышу гына түгел, ә аларның һәрберсенең проблемаларын аерым хәл итү мөмкинлеге дә. Халыклар арасында элемтәне ныгытырга, башка милләт кешеләрен ихтирам итәргә өйрәтергә кирәк.
Безнең районда керәшен­нәрнең төп өлеше Бахта, Югары Кондрата, Актау, Чуваш Ялтаны һәм башка авылларда яши. Үз халкын башкалардан аерып торган төп сыйфат итеп ул - хезмәт сөючәнлекне атый. Керәшеннәрнең тарихы ерак заманнарга китә. Халыкның гореф-гадәтләре бик күп, алар керәшеннәрнең мәдәниятенә христианлыкны кабул итүгә кадәр килгәннәр.
- Һәр халыкның үз йолалары бар һәм ул аларны саклап калырга омтыла. Үз милләтең белән горурланырга кирәк, - дип билгеләп үтте Иван Петрович.
Ә менә Петр Плотниковның, коллегаларыннан аермалы буларак, бу чарада катнашу тәҗрибәсе бар һәм моның белән ул горурлана. Чуваш җәмәгать үзәге җитәкчесе вазифасын ул инде унынчы ел башкара. Шушы вакыт эчендә Чувашия һәм Татарстан арасында тыгыз дусларча мөнәсәбәт формалашкан, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бердәм эш җайга салынган.
Республиканың тотрыклылыгы, Петр Плотников фикеренчә, халыкларның үзара хөрмәт итүенә һәм үсеп килүче буынны дөрес тәрбияләүгә бәйле.
- Чуваш халкы җавап­лылыктан курыкмый. Без алдыбызга куелган барлык бурычларны намуслы үтибез. Эшли дә, күңел ача да беләбез, - ди Петр Валентинович. - Безнең үзәккә якташларыбыз зур ярдәм күрсәтәләр.
Үзәкнең олылар һәм балалар өчен төрледән-төрле иҗат коллективлары бар. Аларның төп үзенчәлеге буыннар дәвамчанлыгыннан, халкыбызның иң кечкенә вәкилләренә туплаган тәҗрибәне тапшырудан гыйбарәт.
Иртәгә делегатлар соңгы вакытта республикада булган иң күләмле вакыйгаларның берсендә катнашачаклар. Татарстан халыкларының III съезды төрле милләт вәкилләре арасында дуслык элемтәләрен ныгытырга, шулай ук халыкларның көнкүрешен, мәдәни йолаларын һәм телләрен саклап калуга бәйле кайбер проблемаларны хәл итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай съезд