Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар теле язмышы-милләт язмышы

Татар теле...

Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Кол Гали, Каюм Насыйри, Мәрҗәни, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле,  Юнеско тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлек­кән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып,бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар телем

15 майда Гомәр Исмәгыйль улы Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «Күпмилләтле Татарстан Респуб­ликасында татар теле – инновацион технологияләрне гамәлгә ашыручы» республикакүләм фән­ни – гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә республикабызның 26 уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Шулай ук бу чарада Республикабызның күренекле шәхесләре - шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Балалар фонды рәисе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин, Россия Федерация­сенең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы - Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты доценты Марат Вазыйх улы Лотфуллин катнашты. Пленар өлештә техникум директоры, Татарстан Республикасының атказанган экологы, Әнәс Абдрахман улы Нуруллин, укытудан директор урынбасары, Рәсәй Федерация урта һөнәри белем системы шәрәфле хезмәткәре Мулланур Зиннәтулла улы Гайнуллин, милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек методисты Фәридә Мансур кызы Вәлиуллина, Чистай шәһәре җитәкчесе урынбасары Ксенофонтов Михаил Иванович, Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов чыгыш ясадылар. Бу чара Татарстан Җөмһүриятенең 94 урта һөнәри белем учреждениеләре арасында беренче тапкыр үткәрелде. Чыгышларда күтәрелгән төп мәсьәлә-татар теленең бүгенге хәле, башка телләр арасында аның тоткан урыны,татар телен укытуда булган үзгәрешләр иде. Бүген дәүләтебез тарафыннан телне укыту һәм яклау буенча кануннар кабул ителгән. Ул кануннарны тормышка ашыру максатыннан министрлык тарафыннан мәктәпләр өчен уку планнары эшләнгән һәм ул уку планнарында туган телләрне укыту дигән өлеш бар. Киләчәктә балама күбрәк рус теле кирәк булачак, туган тел качмас дигән ялгыш фикердә торучы ата-аналар да күп әле бүгенге көндә. Ата-аналарның шушы ялгыш карашларын төзәтү, татар теле- халкыбызның буыннан-буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, көнкүрештә барлык өлкәләрдә кулланыла торган аралашу чарасы булуын аңлату уртак бурычыбыз икәнлеге ассызыкланды. Әйтелгәннәрдән чыгып, бүгенге конференция татар телен өйрәтү ысулларын яңарту, бу юнәлештә инновацион технологияләр кертү, татар теленең куллану даирәсен арттыру хисабына аңа ихтыяҗ тудыру һәм, шулар нигезендә, татар телен һәм халкын саклауга өлеш кертү булсын дигән максаттан чыгып уздырылды. Телне, халыкны саклап калу юлларын бергәләп эзләргә, урта һөнәри белем системасы бу юнәлештә нинди гамәлләр кыла ала, шул турыда уйлашып, фикерләшеп, бер нәтиҗә ясап, Җөмһүриятебезнең Югары Советына мөрәҗәгать юлланылды. 
 Республикакүләм фәнни – гамәли чараның икенче өлешен «Татар теле язмышы – милләт язмышы» әдәби – музыкаль тәрбияви чара тулыландырды. Уку йортының татар теле Һәм әдәбияты укытучылары Сабирова Алия Зиннәт кызы һәм Мөхәммәтҗанова Фәния Якуб кызы көче белән әзерләнгән тирән эчтәлекле, мәгънәви бу чара залда утыручыларга уйланырга нигез бирде, күтәрелгән сорауларга битараф калмаслык итеп, татар халкының дәртле җырлары, шагыйрьләребезнең ачынып язган шигырьләре аша үзәкләргә үтеп керде. 
Безнең туган телебез – татар теле дә, Тукай әйтмешли, «какканны вә сукканны» күтәрүче ятим хәлендә. Уйлап карасаң, татар теле һәм әдәбият укытучыларын яу кырындагы солдат белән чагыштырырга мөмкин. Туган телебезнең киләчәге, соңгы вакытта, телдән төшмәгән белем стандартларына, укыту – методик әсбапларның камиллегенә никадәр генә бәйле булмасын, беренче чиратта, балалар укыту – тәрбияләү дигән фидакарь хезмәткә алынган мөгаллимнәрнең шәхси җаваплылыгына, аларның үз эше­нең мөнәсәбәтенә бәйле. Шөкер, туган тел өчен көрәш дигән фронтның алгы сызыгында торучы мондый милләт җанлы, югары аңлы укытучыларыбыз аз түгел. 
Телләр өйрәнү, һичшиксез, - яшәеш, көнкүреш, дөньяны танып белү, заман белән бергә атлап, үзеңне, чорыңның тулы кыйммәтле шәхесе итеп таныту өчен бик әһәмиятле шөгыль. Чит телләр белән мавыгу бүген модада. Әмма татар теле укытучысына, ни кызганыч, еш кына балага иң әүвәле аның туган теленең дә, нәкъ башка телләр кебек үк, кирәкле һәм затлы тел булуын төшендерүе сорала. Бу чара күпләрнең сүнеп җитмәгән хис – тойгыларын уятып, эчке бер канәгатьлек хисе алып, киләчәккә зур өметләр баглап, җиң сызганып эшкә тотынырга көч бирде.Алдынгы карашлы мөгаллимнәр, заман ыгы-зыгысына игътибар итмичә, үз эшен белеп, башкарган хезмәтенә җаваплы карап, булган мөмкинлектән тиешенчә файдаланып, халыкка, милләтенә хезмәт итәчәгенә инанып таралышты. 
Үткәргән конференциянең төп нәтиҗәсе буларак, уку йортының методисты Нәфисә Сәлимҗан кызы Нуретдинова тырышлыгы белән, секцияләрдә чыгыш ясап, тәҗрибәсе белән уртаклашкан укытучыларның тирән эчтәлекле мәкаләләре җыелмасы бастырылып, һәрберсенә тапшырылды. 


Гөлсинә СОРУТДИНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай