Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Татар Баганалысы авылы турында 1943 елгы нәфис фильм табылган

Мәдәни башлангычлар Россия Федерациясе Президенты фонды ярдәме белән арт-остаханә безне кабат уникаль табылдык белән сөендерде. Бу – 1943 елда Куйбышев киностудиясе тарафыннан ТАССРның Чистай районы Татар Баганалысы авылында төшерелгән «Кадерле кунак» нәфис-документаль фильм.

– Фильмның сюжеты гади: яшь Украина солдаты Александр Кулик яраланганнан соң госпитальдә дәвалана. Госпитальдән соң тернәкләнергә ул туган ягына кайта алмый, чөнки 1943 елда анда каты сугышлар бара. Бу вакытта госпитальгә Гайфетдиновлар гаиләсеннән Чистай районы Татар Баганалысы авылында ял итәргә һәм көч җыярга чакыру белән хат килә. Шулай итеп, безнең герой чакыруны кабул итә һәм Татарстанга юл тота, – дип сөйли проект авторы – методист Ирина Игнатьева. – Фильмда авылның гади кешеләре – кырларда һәм фермаларда хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәре төшә. Аларның йөзләрендә күпме мәрхәмәтлелек һәм эчкерсезлек чагыла!.. Бу фильм нан кадрлар еш кына сугыш елларындагы төрле документаль хроникаларда кулланыла, ул эпизодларга бүленгән.

Фильмда төп геройларның берсе – Мәймүнә. Нәкъ менә шушы кыз госпитальгә хат җибәргән. Бүгенге көндә Мәймүнә Пермь шәһәрендә яши һәм кызлары белән туган авылына кунакка кайткалый.

Җитмеш тугыз ел узса да, бу вакыйганы авыл кешеләре хәтерли һәм белә, чөнки кайчандыр бу фильм аларның клубында күрсәтелгән булган.

Соңгы вакытта бу фильмны тагын бер кат карар идек, әти-әниләребезнең яшь һәм көчле вакытын, егерменче гасыр уртасындагы туган авылыбызны күрәсебез килә дип еш ишетергә туры килә.

Сугыш хәрәкәтләре кызган мәлдә фильм халкыбызның никадәр дус һәм кунакчыл, без, совет кешеләренең, бербөтен булуын һәм безгә бернинди тел киртәләре дә куркыныч түгеллеген күрсәтү максаты белән төшерелгән. Хәзер исә безнең өчен бу фильм – буыннарның тарихи хәтере һәм өлкән буынның ничек яши, эшли, дус-тату була белүе үрнәге.

Татар Баганалысы авылы Мәдәният йорты методисты, арт-остаханә әгъзасы Венера Гатиатуллина фильмны эзләүдә күп көч куйганнан соң, туганы Ринат Гафия туллинга проблемасын җиткерә, ул исә Интернет киңлегендә аны таба. Зур рәхмәт аларга!

Барлык теләүче ләрне куар-код буенча фильм карарга чакырабыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев