Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташландык урынга – яңа ял итү зонасы

Мебель фабрикасы микрорайонында Мир урамы павильоны тукталышы артында ташландык урынны төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

Бу участокта брусчаткалы, эскәмия ләре, балалар уен зонасы һәм урамдагы спорт тренажерлары булган яңа җәмәгатьчелек киңлеге барлыкка килде. Периметр буенча яшь ылыслы агачлар утыртылды.

– Бу җәмәгать киңлеге безнең мик рорайонда күпләр яратып өлгергән мәхәббәт һәм татулык скверының дәвамы булачак. Биредә яше дә, карты да рәхәтләнеп ял итәчәк, чөнки әлеге скверлар, парклар нәкъ менә чистайлылар өчен төзекләндерелә. Шәһәрлеләр, аеруча яшьләр, эшләнгән эшләргә сак карасыннар, стендларны ватмасыннар, эскәмияләрне җимермәсеннәр, төрле бизәкләр төшермәсеннәр, чүпләмәсеннәр иде. Тирә-ягыбызда тәртип, чисталык булганда, барыбызга да күңелле, – ди Мебель фабрикасы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Мария Есипова.

Яңа җәмәгать киңлеге грант акчасына төзекләндерелә. Әлеге грантны микрорайон җәмәгать советы 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе» республика конкурсында откан иде. Мария Михайловна билгеләп үткән чә, грант акчаларыннан кала төзеклән дерүдә шулай ук шәһәр хакимияте һәм микрорайон территориясендә эшләүче «Татполимер», ПТС, ЧЭС предприя тиеләре дә ярдәм итте.

Яңа ял итү урыны яңа микрорайонда күптән түгел генә барлыкка килсә дә, җирле халык аңа бәя бирергә өлгерде инде.

– Әлеге урынны төзекләндереп, дөрес эшләделәр. Ул озак еллар ташландык хәлдә булды. Хәзер чистарды, анда чүп-чар юк. Мин бала белән декрет ялында, без бирегә дә еш киләчәкбез. Биредә уйнар җирләр бар, зур улым да тренажерда яисә турникта шөгыльләнә алачак. Шунысын билгеләп үтәсе килә, соңгы елда безнең микрорайон актив рәвештә төзекләндерелә, без мәхәббәт һәм татулык скверында булырга яратабыз, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты әлеге микрорайонда яшәүче Елена.

Сүз уңаеннан, әлеге мәхәббәт һәм татулык скверын берничә ел элек төзе деләр. Ел саен аның территория се төзекләндерелә, яңа элементлар, яшел үсентеләр белән тулыландырыла. Шулай итеп, быел җәен скверда өстәмә эскәмияләр куйдылар, микрорайонда исемнәре урамнарга куелучы танылган чистайлылар хөрмәтенә яңа мәгълүмати истәлек стенды куелды. Анда Советлар Союзы Герое Борис Чекин, комсомол дружиналары активистлары Александр Вотяков, РСФСРның атказанган табибы Петр Крестников, КПССның Чистай шәһәр комитетының беренче сәркатибе Валерий Стекольщиков, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Әдип Нуруллин, икенче Чечен сугышы чорында терроризмга каршы операциядә катнашучы Роман Орлов, авиатор Николай Костин, Чистай ликер-аракы заводы директоры Имам Гыймаев турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Әлеге стенд Мебель фабрикасы территориаль советының «Синең исемең белән» исемле проектны тормышка ашырганда куелды. Әлеге проект «Лукойл» компаниясенең грант конкурсында җиңүче булды.

– Стенд – Чистайны танытучы, безнең микрорайон урамнары исемнәрен йөрткән кешеләрнең истәлекләрен мәңгеләштерү. Танылган якташларыбыз турында белсеннәр, укысыннар дигән максаттан без әлеге стендта мәгълүматлар урнаштырдык. «Шәһәр урамнарын йөрткән кешеләр турында белү – үзең яшәүче илнең тарихын һәм мәдәниятен, аның халкын белү ул». Әлеге сүзләрне академик Лихачев әйткән һәм без ул сүзләрне стендта да урнаштырдык, – дип ачыклык кертте Мария Есипова

Кызганычка каршы, вандализм, үзеңне культурасыз тоту без нең җәм гыятьтә еш очрый торган күренеш ләр. Чистайлылар бирегә килеп матурлыкка сокланып, ял итеп кенә калмыйча, булдырылган матурлыкны сакларлар дип тә ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев