Чистай-информ
  • Рус Тат
  • -Тарихын белгән халыкның киләчәге бар-

    Һәр нигезнең, һәр авылның, Һәр каланың үткәне бар... Гыйбрәт алырлык мирасның Калганы бар, киткәне бар. Горур сүз әйт, сорасалар: Ни кавемнән? Нинди җирдән? Киләчәккә аек карар Үз тарихын анык белгән! - Равил Фәйзуллин..

    Шушы көннәрдә, ягъни 3-5 апрельдә, Казан шәһәрендә ТАССРның 100-еллыгына әзерлек кысаларында танылган галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре инциативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» ярдәмендә оештырылган II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Әлеге форумның максаты: табигый-географик, архитектура-сәнәгать һәм татар халкының тарихи-мәдәни мирасын куллану, өйрәнү һәм саклау, шулай ук Татарстан һәм Идел-Урал, Себер, Кырым һәм башка Евразия территориясендә урнашкан авылларының, барлык торак пунктларының тарихын язу, татар авылларның үсеш перспективаларын билгеләүдә, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, шулай ук барлык татар милләте вәкилләрен берләштерү, милли үзаңны тәрбияләү.
    Форум эшендә Татарстан Республикасының  барлык районнары һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән  374  вәкил катнашты. Җыенга килүчеләр арасыннан иң ерак төбәкләр – Иркутск каласы, Крас­ноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Ханты-Мансийск автоном округы-Югра төбәкләреннән бар иде. Безнең Чистай районыннан дүрт делегат катнашты. Болар: тарих фәннәре кандидаты, Казан инновацион университеты доценты, хәрби-тарихи фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Айрат Әгъдәл улы Гайфетдинов (делегация җитәкчесе), Йолдыз урта мәктәбенең тарих укытучысы Шәрифуллина Альмира Инзил кызы, Каргалы гимназиясенең тарих укытучысы Сәлахова Лилия Гаязетин кызы һәм мин. Шулай ук форумда озак еллар гомерен Көнбатыш Себердәге нефть ятмаларын үзләштерүгә багышлаган авылдашыбыз Альберт Гомәр улы Дәминов та катнашты. 
    Ике көн дәвамында форумда катнашучылар төбәк тарихын өйрәнү, татар авыллары тарихларын язу, китаплар язу барышында очраган кыенлыклар, үткәнне саклау юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләште, үз тәҗрибәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. 
    Җыен туган якка, туган төбәккә багышланган 1000нән артык китап урын алган күргәзмә белән башланып китте. Күргәзмәдә Альберт Дәминовның үз нәселе турында язылган «Синең эзең» һәм туган ягыбыз Иске Роман авылы тарихы турында нәшер ителгән А.Дәминов, Р.Билалованың «Туган җир: шәхесләр һәм язмышлар» китабы да урын алды.  
    Җыенда катнашучыларның эш программасын «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән түгәрәк өстәл дәвам итте. Аны «Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте»  төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов алып барды.
    Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров чыгышында:
    – Халкыбызның 90 елларында барлыкка килгән яңа тарихында бик күп эшләр башкарылды, халкыбызның көче-куәте артты. Соңгы елларда төбәкчеләр тарихыбызны өйрәнүдә алга китте, аларны халкыбызга җиткерде. Безгә тарихыбызны югалтмыйча, кайсы юнәлешләрдә эшләргә, тарихыбызны югалтмау өчен ниләр эшләргә икәне турында уйларга кирәк. Татар авыллары, Аллага шөкер, шактый. Аларның күбесенең тарихы билгеле. Шулай да милләтебезнең әле өйрәнелмәгән катламнары җитәрлек. Иранда урнашкан татар авыллары өйрәнелмәгән, башка чит илләргә барып урнашкан татарларның тарихын өйрәнәсе бар. Безгә һәр авылның тарихын өйрәнергә, белергә кирәк. Үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә кирәк, — диде. 
    Икенче көнне  II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының иң төп чарасы — пленар утырышы узды. Бу мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре, хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, татар зыялылары, һәм делегатлар катнашты.
    — Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, ди халык мәкале. Безнең гамәлләребез иртәгә киләчәк буын өчен тарих булачак. Төбәк, авыл тарихын өйрәнергә укытучылар, музей хезмәткәрләре, һәвәскәр тарихчылар алына. Татарстан хөкүмәте аларга теләктәшлек күрсәтә. Соңгы елларда күп кенә районнарның энциклопедияләре язылды. Бу кирәкле әйберләр. Дөрес тарихны чагылдыру, мәгълүматны тикшереп эш итү зарур, — дип үз фикерен белдерде Римма Ратникова. 
    Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев халыкны яшәтә торган әйберләрне сакларга кирәклегенә басым ясады. «Динне, җанны, нәселне, малны саклыйк» , - диде ул.
    Быел ТНВ-«Яңа гасыр» каналында татар авыллары турында махсус тапшыру чыга башлаячак икән. II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында «Яңа гасыр» телеканалы генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов тарафыннан шундый хәбәр яңгырады.
    Ике көн буе барган җыенда, үзебез өчен бик күп кызыклы фикерләр ишетергә туры килде. Шулай ук анда катнашу киләчәктә авылыбызнең тарихын тирәнрәк өйрәнү өчен яңа юнәлешләр, яңа темалар билгеләргә ярдәм итте. 
    Безне һәрчак кайгыртып, форум эше белән кызыксынып торучы Чис­тай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Госман Әнвәр улы Нәбиуллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. 

    Рушания Билалова, 
    Иске Роман урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: