Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарихны күңелдә калдыру, мирасны саклап калу…

Йолдыз мәктәбендә «Чулман елгасы бассейнында тарихи үсештә кеше һәм табигать.

Йолдыз поселогы һәм Чистай Кама аръягының борынгы торак пунктлары: мәдәният тарихы һәм проблемалары» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган як конференциясе булып узды.

Анда катнашучылар арасында – тарихчылар, укытучылар, тарих фәннәре кандидатлары, доцентлар, мәдәният эшлеклеләре, Татарстанның атказанган укытучылары бар иде. Әзерлек барышында күп санлы докладлар, шул исәптән Санкт-Петербург, Башкортостан, Удмуртия, Чувашиядән керә.

Тантаналы ачылыштан соң кон­ференциядә катнашучылар тарих һәм мәдәният, торак пунктларны үстерү, юкка чыккан һәм борынгы авылларны өйрәнү һәм торгызу, шулай ук музей-туган якны өйрәнү эше һәм уку дисциплиналарын укыту мәсьәләләренә багышланган 4 секциягә бүленделәр. Чын энту­зиастлар һәм тикшеренү эше фанатлары билгеле бер тематикага караган эшләре белән уртаклаштылар.

Мәсәлән, Әлмәттә – барлык чиш­мәләрнең тарихын, Әлки районында – тәңкәләр һәм космонавтика тарихын, Бахта авылында – керәшеннәр мәдәнияте тарихын, Исләй авылында – Бөек Ватан сугышында якташларының батырлыгын, Мордовиядә тарихта тирән эз калдырган күренекле кешеләр тормышын өйрәнәләр.

Атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Гарипов Азнакайдан килгән. Ул – язучы һәм тарихи мемуарлар авторы. Конференциягә 2006 елда дөнья күргән «Мәңгелек мәхәббәт» китабын алып килгән. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм Чис­тай кызы Зәйтүнә Мәүледованың мөнәсәбәтләре турында сөйли.

– Мин кечкенәдән Тукай иҗатына гашыйк, 1912 елда аның сөйгән кызы Зәйтүнәнең Туймазы районының Каран-Бишенде авылында укытучы булып эшләве турында ишеткәнем бар иде. Шушы белешмәләргә таянып, мин тикшеренү эшләрен башладым. Мәгълүмат дөрес булып чыкты. Соңыннан Казанга баргач, мин Зәйтүнәнең тормыш юлы белән кызыксына башладым. Архивларда аның кулъязмаларын, Казанның Тукай музеенда язу кенәгәсен таптым. Зәйтүнәнең барлык хатирәләрен анализлап, берләштереп, мин тупланган материалны чагыштыра башладым, – дип уртаклаша язучы.

Конференция кысаларында Марсель Гарипов «Азнакай: хәтер тү­рендәге авыллар» китабы турында сөйләде. Чыгышы ахырында аны Йолдыз мәктәбе музеена бүләк итте.

Пленар утырышны Татарстан Рес­публикасының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов үткәрде. Ул туган якны өйрәнү тарихы турында сөйләде, аның үсешенә кайбер нәтиҗәләр ясады һәм бүгенге торышына үз бәясен бирде. Шулай ук Чистай Кама аръягында табигать объектларын һәм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү, саклау һәм төзекләндерү буенча көнүзәк мәсьәләләрне күтәрде.

Ул билгеләп үткәнчә, Чистайда конференция уздыру идеясен Йолдыз мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, туган якны актив өйрәнүче Альмира Шәрифуллина биргән.

– Без Лениногорск районында авыл һәм төбәк тарихына багышланган конференциядә очраштык. Альмира Инзил кызы Чистай районында да шундый ук фәнни чара үткәрергә тәкъдим итте. Нигә үткәрмәскә әле дип уйладым. Конференциягә әзерлек параллель рәвештә алып барылды. Курганда булганда мин Чистай белән даими элемтәдә тордым. Барысы да уңышлы узды, катнашучыларның һәр эше үзенчә уникаль. Авыр хезмәт булуга карамастан, мин һәркем үз эше өстендә эшләү һәм аны тәкъдим итү процессыннан канәгать калгандыр дип уйлыйм, – ди Альберт Әхмәтҗан улы.

Катнашучылар алдында эз­ләнү эшендә күпь­ел­лык стажы булган туган якны өйрәнүче Георгий Лыков та чыгыш ясады, Чистай районы тарихы буенча энциклопедик белемнәрен күрсәтте. Ул безнең төбәктә туып-үскән татарлар тормышы һәм эшчәнлеге турында күп кенә кызыклы фактлар тәкъдим итте.

Конференциядә хәрби дан клубы ассоциациясе вәкиле Лилия Шакирова катнашты. Рәис Михаил Черепанов җитәкчелегендәге аларның төркеме Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан хезмәткә чакырылган хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүмат таба.

– Без бу солдатларның каберләрен табабыз, аларның туганнарына хәбәр итәбез. Шулай итеп, сугышчының кабере кайда булуын, кайсы елда җирләнүен, кайда хезмәт итүен хәбәр итәбез. Бу кәгазь генә түгел, бөек хәтер, – ди Лилия Наил кызы.

Йолдызда шундый хәбәрне җиде кеше алган. Бабасының хәрби язмышы турында белгәннәрнең берсе – Әхәт Гафуров (өстәге рәсемдә).

– Безнең бабабыз Вагыйз Булатов 1942 елда фронтка китә. Әби сөйләвенчә, аның алдагы язмышы турында гаилә берни дә белмәгән. Сугыш тәмамланганнан соң гына өлкән сержант Вагыйз Булатовның «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүе, ә 1945 елның февралендә хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Күптән түгел без бабабыз җирләнгән туганнар каберлеге табылуы турында хәбәр алдык. Документта аның 1945 елда Венгриядә һәлак булганы язылган, – дип дулкынланып сөйли Әхәт Рәфәгать улы.

Чистай районында барлыгы 186 кеше хәбәр алачак. Һәм бу, хәрби дан клубы ассоциациясе вәкиле әйтүенчә, барысы да түгел. Хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүматны эзләү актив дәвам итә.

Туган якны өйрәнү конференция­се тәмамланыр алдыннан гармун астында татар халкының гимны – «Туган тел» җыры башкарылды. Барлык катнашучылар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятеннән сертификатлар, грамоталар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев