Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарихи үзәкне сакларга

Тышкы күренеш турында гына түгел, ә башка мөһим нәрсәләр хакында да кайгыртырга кирәк.

Чистайда мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты каршындагы фәнни-методик советның киңәйтелгән күчмә утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы – шәһәрнең тарихи мирасын саклау.

Утырышны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды. Анда мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин, президент ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, шулай ук экспертлар, совет әгъзалары, профильле ведомстволар һәм хакимият белгечләре катнашты. Утырышта шәһәр төзелеше программаларын үтәү барышы һәм хәл ителергә тиешле проблемалар турында сөйләштеләр.

– Бүгенге көндә Чистайда 236 мәдәни мирас объекты бар, аларга ачыкланган объектлар, каберлекләр, бульварлар, бакчалар, архитектура һәйкәлләре керә. Шуларның 184е архитектура һәйкәлләренең федераль реестрына кертелгән, 42 объект ачыкланган статуста тора, – дип сөйләде ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Чистайда тузган торакны бетерү программасы буенча кешеләр яңа йортларга күчтеләр һәм бик күп биналар файдаланудан чыктылар, авария хәлендә торалар. Аларның күбесе муниципалитет балансында торучы мәдәни мирас объектлары булып тора. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, «Татинвестгражданпроект» предприятиесе 14 бинаны реставрацияләүнең эскиз проектларын эшли, эшне 1 июльгә тәмамларга планлаштыралар.

– Нигездә, без киләчәктә аларны 1 сумга сату җиңелрәк булсын өчен, туристлык маршрутына керә торган объектларны сайладык. Милекне хосусыйлаштыру турындагы закон моны эшләргә мөмкинлек бирә, ләкин конкурс тарихына объектны саклау буенча проект документациясен беркетергә кирәк, – дип аңлатты Иван Гущин.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе авария хәлендәге 10 бина өчен быел ук бәя биреләчәк, аннан соң алар торгларга куелачак, дип сөйләде. Бу потенциаль милекчеләргә биналарны аларның ихтыяҗларына гадиләштерелгән формада җайлаштырырга ярдәм итәчәк.

Эшлекле очрашуда БРИКС илләренең яңа үсеш банкы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган кече тарихи шәһәрләрнең территориясен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү программасына аерым игътибар бирелде. Ул заманча куллану өчен җайлаштырылган объектларны реставрацияләүне һәм реконструкцияләүне күздә тота.

Утырышта билгеләп үтел гәнчә, һәр объект буенча комплекслы фәнни тикшеренүләр башкарылган, тарихи белеш мәләр әзерләнгән, саклау предметлары ачыкланган, тикшеренүләр һәм үлчәүләр ясалган. Чистайны туристлык үзәгенә әйләндерү генә түгел, ә шәһәр халкы өчен кирәкле функционал белән тулыландыру, аны тере һәм үсүче итү дә мөһим. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында барлык эшләргә БРИКС банкы 38 млн доллар бүлеп бирергә әзер. Башта 19 бинаны реставрацияләү планлаштырылган булган, әмма экспертлар белән тикшеренүләр һәм фикер алышулардан соң, исемлектә нибары 16 объект кына калдырырга карар иткәннәр.

– БРИКС банкы таләбе буенча реставрацияләнә торган йортларда яшәүчеләр булырга тиеш түгел. Әмма Ленин урамы, 83 адресы буенча урнашкан бинада бер яшәүче табылды. Моннан тыш, торгызыла торган биналар исемлегеннән Карл Маркс урамы, 7 һәм 11 адресы буенча урнашкан биналар төшеп калды, чөнки алар авария хәлендә: төп һәм киртәләп торучы конструкцияләрне торгызуны таләп итә, бу регенерация эшендә каралмаган, — дип аңлатты «Ленгидропроект» компаниясе проектының баш инженеры урынбасары Хас Магамадов.

Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, яшәүче белән сөйләшүләр бүгенге көнгә кадәр бара, әмма әлегә ризалыкка ирешеп булмый. Башка ике объектка килгәндә, Иван Гущин сүзләренә караганда, авариягә каршы эшләр аларда башкарылачак. Тиешле тәкъдимнәр ТР Министрлар Кабинетына карауга кертеләчәк. Ә объектлар исемлеген кыскартканнан соң калган акчаны 16 йортны реставрацияләүгә юнәлтергә планлаштыралар. Билгеләп үтелгәнчә, бу төзелеш материалларының һәм эшләрнең кыйммәтләнүен исәпкә алып, эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу биналарны реставрацияләү проектлары агымдагы елның сентябренә әзер

булачак.

Моннан тыш, «Татинвестгражданпроект» предприятиесе тарафыннан яңа төзелеш өчен бер типтагы йортлар проектлары эшләнгән, аларны тарихи үзәктәге буш участокларда төзергә мөмкин булачак. Традицион архитектура формалары җыелмасы белән алты проект булдырылган. Алар буенча карарлар ТР комитеты каршындагы фәнни-методик совет утырышында тикшерүгә чыгарылачак.

Утырышта шулай ук бүгенге көндә «Чистай шәһәренең тарихи үзәге» истәлекле урынның чикләре тулысынча урнаштырылуы турында сөйләделәр.

Совет утырышында чыгыш ясап, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәзерге вакытта шәһәрнең тарихи үзәген саклау мәсьәләсе белән шөгыльләнүче төркемнәр арасында диалог урнашуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, тышкы кыяфәтне генә түгел, ә башка мөһим моментларны да кайгырту мөһим.

– Үзәкнең функциональ билгеләнеше – шәһәрнең социаль-икътисади үсеше күзлегеннән беренче һәм төп мәсьәлә. Музейлаштыру Чистай шәһәренең туристлык маршрутлары күзлегеннән мөһим, әмма шуны аңларга кирәк, Чистайдагы музей эшчәнлеге сыйфатын бәяләү аның уртача дәрәҗәдә булуын күрсәткән. Бу инфраструктураны саклау мөмкинлеге генә түгел, ә эш формаларын тулыландыру, эчтәлекле итү, эшләүче мәдәният учреждениеләренең активлыгы да мөһим, – дип очрашуга йомгак ясады вице-премьер.

Шулай ук Ләйлә Фазлыева Чистайның тарихи үзәген саклау – хакимиятнең генә түгел, гражданнарның да бурычы булуын билгеләп үтте. Буш йортларны берничә тапкыр «консервация»ләүгә карамастан, мародерлар артык кирпечне яки тимер конструкцияне урлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар. Утырыш ахырында барлык чистайлыларны шәһәрнең тарихи үзәген уртак көч белән сакларга өндәделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев