Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарихи-туган якны өйрәнү уены чакыра

Иртәгә "Минем Чистаем" дигән тарихи-туган якны өйрәнү буенча ярышлар булачак.

Командалар 10 сәгатьтә, Яшьләр үзәгеннән старт алачак. Аларга маршрутны узарга, алган биремнәрне үтәргә һәм үзәк мәйданда финишка килергә кирәк. Безнең шәһәрдә мондый ярышлар беренче тапкыр үткәрелә, алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләүгә, туган як тарихы белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. Ярышлар "Сәяхәтчеләр", "Эзләнүчеләр", "Туктал мизгел, син матур" дигән өч номинациядә узачак.
Чараларны уздыру инициаторы булып муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге, мәгариф идарәсе, өяз шәһәре музее ярдәмендә рус география җәмгыятенең җирле бүлеге чыкты, уеннарның партнеры - "Бетар" фирмасы. Ярышларда теләкләре булганнар барысы да катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев