Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тапшыруларны яңа форматта карау: санлы телевидениегә ничек тоташырга

Россиядә быелдан башлап телевизион тапшырулар күрсәтүдә яңа дәвер башлана. Аналог телевидениесе үткәндә кала, аңа алмашка санлы телевидение килә.

Санлы телевидениегә күчү этап­лап башкарыла. Илебезнең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләр инде тулысынча санлы телевидение карыйлар, ә Татарстанда күчү 3 июньдә башлана. Белгечләр бәяләве буенча, әлеге процесс халыкта аерым катлаулыклар тудырмаячак һәм сизелерлек чыгымнар таләп итмәячәк.
Ә сезнең телевизорыгыз санлы теле­тапшырулар кабул итәргә әзерме?
Әлеге сорауга җавап бирү өчен тикшерү үткәрергә кирәк. Телевизо­ры­­гызның экранына карагыз, әгәр «Беренче канал», «Россия 1», НТВ, «Бишенче канал» телеканаллары логотиплары янәшәсендә А хәрефе күрсәгез, димәк, сез аналог телевидениесе карыйсыз. Санлы тапшыруларга тоташу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
– әгәр сезнең телевизорыгыз 2012 елдан соң сатып алынган булса, меню аша аны санлы телеканаллар кабул итүгә көйләргә кирәк;
– әгәр телевизор 2012 елга кадәр сатып алынган һәм DVВ-Т2 стандартын кабул итмәсә, сезгә санлы приставка кирәк булачак.
Сезнең телевизорыгыз DVВ-Т2 стандартын кабул итәме-юкмы икәнен белү өчен аның паспортын карарга яки смотрицифру.ру рәсми сайтта тикшерергә мөмкин, анда «Все для приема» бүлегендә 121 җитештерүчедән 26 796 модельдән торган исемлек урын алган. Шуларның 8104 моделе кирәкле санлы стандарт­ны кабул итә. Моннан тыш, бүлектә иске аналог телевизорларына 276 санлы приставка модельләреннән торган исемлек урнашкан.
Приставкаларның нинди модельләрен сайларга
Санлы приставкалар­ның теләсә кайсы төрләре туры килә. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, санлы эфир телетапшыруларын кабул итү өчен җиһазны 800 сумнан 3000 сумга кадәрге бәядән 317 кибеттә сатып алырга мөмкин. Әлеге җиһазны көйләү һәм монтажлау буенча хезмәтләрне республикада 261 оешма күрсәтә. Интерактив картада http://карта.ртрс.рф/ «Сату пунктлары» функциональ сервис бар, анда яшәүчеләр санлы эфир телевидениесе өчен җиһаз (телевизорлар, DVВ-Т2 стандарттагы приставкалар, бүлмә һәм тышкы дециметр­лы антенналар) сатып алу өчен якындагы пунктларны таба алалар.
Приставканы телевизорга ничек тоташтырырга
Антенна (ул ДМВ-диапазонлы булырга тиеш) приставкага тоташа, ә приставка – телевизорга. Шуннан соң приставкада «автопоиск» төймәсенә басарга. Шул ук вакытта ТВны АV режимына күчерергә онытмагыз (моны пульт ярдәмендә башкарырга мөмкин – анда махсус төймә бар). Шуннан соң приставка кабул иткән барлык санлы телеканалларны табачак.
Сораулары барлыкка килгән­нәрнең барысына да ярдәм итәчәкләр
Татарстанда санлы телетапшыруларга күчү мәсьәләсе буенча яшәүчеләргә консультацияләр бирәчәк, шулай ук өстәмә җиһазны тоташтыруда ярдәм итәчәк волонтерларны өйрәтү башланды. Утызга якын волонтер безнең районда март аенда укый башлаячак. Санлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләсе буенча бушлай «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (2нче рәсемне кара).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев