Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танылган футболчылар Чистай балаларына мастер-класс күрсәттеләр

Динияр Билялетдинов, Руслан Пименов, Дмитрий Сычев һәм Дмитрий Хлестов үз осталыклары белән уртаклаштылар.

Татарстанда «Безнең егетләр» проекты старт алды. Ул футбол буенча Россия җыелма командасына ярдәм итәргә һәм мөмкин кадәр күбрәк балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә тиеш.

Проект кысаларында милли җыелма команданың экс-футболчылары республиканың берничә шәһәрендә булдылар, анда яшь спортчыларга мастер-класслар үткәрделәр. Чистай балалары да танылган футболчыларның осталыгын күреп өйрәнә алдылар. «Татнефть-Олимп» стадионында «Футбол дәресе» узды.

Шәһәрнең футбол секцияләрендә шөгыльләнүче малайлар бирегә мастер-класслар башланганчы ук җыелдылар. Алар күнегүләр ясадылар, булачак очрашу турында фикер алыштылар, футбол йолдызларыннан нәрсә белергә теләүләре турында сөйләштеләр.

– Бүген безгә Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган танылган футболчылар килә. Минем алардан шундый дәрәҗәгә ничек ирешә алдыгыз, «Реал Мадрид», «Барселона» кебек командалар белән уйнавы авыр булдымы, шундый үрләргә ирешү өчен күпме шөгыльләнергә, күпме көч куярга кирәклеген беләсем килә, – дип уртаклашты Данил Антонов.

– Шундый танылган футболчыларның безгә килүе, әлбәттә, яхшы. Без алардан үрнәк ала, аларның төп серләрен белә, алар белән бергә уйный алабыз, – дип өстәде Константин Вагапов.

Футбол йолдызларының килүен яшь спортчылар гына түгел, ә футболга битараф булмаган башка чистайлылар да түземсезлек белән көтте. Алар футболчыларны көчле алкышлар белән җылы каршы алдылар.

– Хөрмәтле кунаклар, без Чистай җирендә шундый атаклы спортчыларны, үз эшенең чын осталарын күрергә шатбыз. Бүгенге мастер-класслар безнең балаларыбыз өчен кызыклы булыр, аларның осталыгын арттырыр дип ышанам, – дип кунакларны сәламләде Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Емельянов.

– Безне шулай зурлап каршы алуыгыз өчен рәхмәт. Без хәтта мондый җылы кабул итүегездән һәм безгә аерым игътибар күрсәтүегездән бераз каушап калдык. Без бүген сезнең балаларыгызга мастер-класс күрсәтәчәкбез һәм без аларның җыелма командабызның киләчәге булуына ышанабыз, – диде футбол буенча Россия җыелма командасының экс-һөҗүмчесе, «Локомотив» составында ике тапкыр Россия чемпионы Руслан Пименов.

Башта яшь спортчылар өчен күнегүләр үткәрелде. Шуннан соң танылган футболчылар аларга үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр, төрле алымнар күрсәттеләр, үз техникаларының серләре белән уртаклаштылар.

Футбол йолдызлары җитәкчелегендә яшь чистайлылар тупны алып бару, тартып алу һәм кабул итү күнекмәләрен башкардылар, командада эшләү һәм башка алымнарны өйрәнделәр.

– Проект кысаларында без шулай ук Яр Чаллыда, Бөгелмәдә, Әлмәттә булдык. Яхшы тәэсирләр калды, чөнки балаларның барысы да шат иде. Аларның әлеге мастер-классны көткәннәре күренеп тора. Барлык балалар белән шөгыльләнә, аларга футбол нигезләрен аңлата алдык. Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки без аларга киләчәктә нәкъ менә илебез данын яклаучы футболчы булырга этәргеч бирәбез. Берничә елдан соң алардан футболчыларның лаеклы буыны үсәр дип уйлыйм, – дип ассызыклады футбол буенча Европа чемпионатының бронза призеры, «Локомотив» составында Россия чемпионы Дмитрий Сычев.

Ул шулай ук Чистай спортчыларының әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте:

– Алар техниканы яхшы беләләр, тренерлар алар белән шөгыльләнәләр, аларның төп нәрсәләргә аерым игътибар бирүләре мөһим.

Танылган футболчылар белән кыска уеннар сериясе очрашуның кульминациясе булды. Чистай балаларына үз осталыкларын һәм күнекмәләрен эштә күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

– Без шундый танылган спортчылар белән бер мәйданчыкта уйнадык. Шундый шәп булды, мин хәтта гол кертә алдым! Мин футбол белән өч ел шөгыльләнәм. Мастер-класс ярдәмендә мин бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдем. Футболчылар биргән киңәшләргә колак салачакмын. Шундый танылган кешеләрнең безгә ешрак килүен һәм үзләренең киңәшләрен бирүләрен телим, – дип кичерешләре белән уртаклашты Тимофей Тимофеев.

Чистай балаларының профессиональ спортчылардан өйрәнү генә түгел, алар

белән фотога төшү һәм автографлар алу мөмкинлеге дә булды.

Тур Казанда төгәлләнәчәк, анда республика башкаласының белем бирү мәктәпләре балалары өчен «Футбол дәресе» узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев