Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танылган татар язучылары чистайлылар белән очраштылар

Бөтен республика буенча "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" дигән этномәдәни эстафета үтә, ул Татарстан халыкларының III съездына туры китереп үткәрелә. Аның максаты - безнең республикада яшәүче халыклар арасында милләтара һәм динара килешүчәнлекне ныгыту.

Татарстан Россиянең иң күп­милләтле территорияләрнең берсе булып тора. Аның территориясен­дә 173тән артыграк милләт вәкилләре яши.
Чистайлылар танылган авторлар, ТР Язучылар берлеге әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәнең әйдәүче белгечлә­ре белән очрашу мөмкинлеге алды­лар. Шәһәребезнең үзәк китапха­нәсе бу көнне чын мәгънәсендә әдәби кунакханәгә әверелде. Бирегә Чистай әдәби берләшмәлә­ре әгъзалары, китапханәчеләр, күп профильле көллият студентлары җыелдылар.
"Идел" журналының баш мөхәррире, РФ һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Габдрахман Әпсәләмовның оныгы - Альбина Әпсәләмова, ТР Язучылар берлеге рәисе киңәшчесе, танылган романнар һәм хикәяләр авторы Альбина Нурисламова, татар язучысы Марат Әмирханов үз иҗади эзләнүләре, басылып чыккан җыентыклары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
ТР Милли китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни прог­раммалар бүлеге белгечләре Халидә Борһанова һәм Ләйлә Сәфәрова борынгы китапханә һәм аның бай әдәби фонды турында ролик тәкъдим иттеләр, Татарстан территориясендә яшәүче күпмилләтле халыкларга бик матур рәсемле басмалар һәм сирәк очрый торган китапларның күп төрлелеге турында сөйләделәр.
Күренекле язучы, "Ак чәчәкләр" романы авторы Габдрахман Әпсәләмовның оныгы - Альбина Әпсәләмова танылган бабасының бала чагы, тормышы һәм аның иҗатында бабасының йогынтысы турында сөйләде.
- Миңа бабамны исән чагында күрү насыйп булмады, әмма без озак вакыт әбием Маһинә белән фатирда яшәдек, ул аның шәхси әйберләрен, хатларын саклап тотты. Чыннан да, бабамның өендә заказ буенча ясалган бик зур тарт­масы бар иде. Бөтен Советлар Союзыннан аңа хатлар килгән, хәтта балалар да аңа хатлар язган. Ул һәр хатка җавап бирергә тырышкан, - дип хатирәләре белән уртаклашты Альбина Булат кызы.
Ул татар әдәбияты классигы исемен саклап калу өчен күп көч куя. Бүгенге көндә Габдрахман Әпсәләмовның китаплары яңадан бастырыла, төбәк каналларда аның әсәрләре буенча төшерелгән фильм­нар күрсәтелә. Мәшһүр язучының фатирында аның көндәлек язулары, документлары һәм хатлары саклана. Архив документлары һәм Альбина Булат кызының бабасы турындагы хәтерне саклап калу теләге ярдәмендә, аның 100 еллыгына "Никогда не угаснет. История жизни и творчества Абдурахмана Абсалямова, рассказанная его внучкой" дигән китап дөнья күрә. Аның башлап йөрүендә "Династия" исемле мәдәният эшлеклеләре дәвамчылары клубына нигез салына. Клубның иҗади очрашуларында Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин, Гариф Ахунов һәм башка танылган кешеләрнең дәвамчылары катнашканнар. Соңрак ТРның Милли музеенда "Язучы һәм аның илһам чыганагы" дигән кичәләр циклы үткәрелгән, анда атаклы әти-әниләренең мәхәббәт тарихлары турында аларның балалары һәм оныклары сөйләгән. Кремльдә "Мәңгелек кеше" дип исемләнгән мәдәният эшлеклеләре-фронтчылар турын­да ачык һавадагы оештырылган күргәзмә чын мәгънәсендә әдәби ачышка әверелгән. Күр­гәзмә тәмамланганнан соң "Мәңгелек кешеләр. Фронтчылар - Татарстанның мәдәният эшлеклеләре: портретлар һәм язмышлар" китабы дөнья күрә.
Очрашу көнендә Альбина Әпсәләмова залда җыелганнарга бүләк - "Идел" журналының яңа санын алып килгән. Төрле елларда басылып чыккан "Разве есть на свете забвение", Живая вода" җыентыкларын кулга алып, ул үзенең беренче һәм соңрак язылган әсәрләрен - "Татарское кладбище", "Бабушке" һәм "Ася и Абика" повестеннан өзекләр укый.
Танылган татар язучысы, йөздән артыграк хикәя авторы, ТР Журналистлар берлеге премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Марат Әмирханов бу көнне Габдулла Тукайның якын кешеләренең тормыш юлын өйрәнүгә багышланган үзенең яңа әсәрләре турында сөйләде. Бөек язучының "Китап" шигырен ул аеруча дулкынландыргыч итеп укыды. Марат Әмирханов Акташын районы Кәзкәй авылыннан, ул алтынчы сыйныфта укыган чагында Габдрахман Әпсәләмовка хат язуы һәм үз хатына җавап алуы турында сөйләде. Бу татар язучысының иҗади юлы өчен этәргеч була. Марат Әмирханов 80 яшьне тутырган булса да, әдәби кичәләргә йөри, вакытлы матбугатта аның әсәрләре даими басылып тора.
Чистайлылар шулай ук яшь, әмма инде танылып өлгергән язучы Альбина Нурисламова белән дә таныштылар. Ул заманча дөньяның проблемалары турында сөйләүче реализм жанрында әсәрләр яза. Күптән түгел үзен катлаулырак жанрда - мистик роман язуда сынап караган. Аның "Другая жизнь", "Цена вопроса" һәм башка китаплары дөнья күргән.
Очрашу азагында үзәкләште­релгән китапханә системасы директоры Елена Курбатова кунакларга эчтәлекле һәм кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерде. Валентина Солдатова, Рифкать Гардиев, Роза Сафина, Наталья Пасмурова рәхмәт йөзеннән мәртәбәле кунакларга үз шигырьләр җыен­тыкларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай танылган татар язучылары