Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танылган рәссамның техника серләрен кызыксыну белән өйрәнделәр

Кышкы каникул көннәрендә Санкт-Петербург рәссамнар берлеге, шулай ук акварелистларның Император җәмгыяте әгъзасы, Чистай шәһәрендәге балалар сәнгать мәктәбендә белем алган Эльмира Мостафинадан кызыксынучылар акварель белән юешләтеп ясау техникасы буенча мастер-класс алдылар.

Очрашуда балалар сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылар һәм кунаклар катнашты.Һәрберсе авыр, әмма кызыклы рәсем ясау техникасы, шулай ук рәссамның үзе белән якыннанрак танышырга, аның иҗаты турында күбрәк белергә теләде. Мастер-класс берничә этаптан торды. Бу-гранатларны һәм чәчәкләрне акварель белән юешләтеп ясау. Үзенең иҗаты, техника үзенчәлекләре һәм мастер-класс турында рәссам үзе сөйләде.
- Эльмира, сезнең мастер- классның үзенчәлекләре нәрсәдә?
- Мин үткәрүче мастер-класс перспектива, композиция, төсләр, рәсем турында өйрәтүче типик һәм классик мастер-класс кына түгел. Балалар һәм өлкәннәр өчен даими рәвештә мастер-класс үт­кәрүче кеше буларак, минем өчен ул зур күләмдә мавыгу, үзеңнең эчке талантларыңны ачу. Минем мастер-классларым - алар күбрәк минем техникамның серләре. Мин акварель белән юешләтеп ясауның уникаль техникасында эшлим дип саныйм.
- Әлеге техниканың үзенчәлеге нәрсәдә?
- Техниканың үзенчәлеге шунда ки, ярты сәгать эчендә эш тулысынча тәмамланырга тиеш. Кәгазь ике яктан да чылатыла һәм ул әле юеш вакытта ук гомуми тәэсир, кәеф тудырырга кирәк... Монда, мәктәптә иң элек натюрмортларны куялар, композицияне дөрес төзергә өйрәтәләр. Миндә алай түгел. Биредә тәэсирләр, кәеф күтәренкелеге һәм мин җиткерергә теләгән шәхси эмоция...
- Рәссам өчен нәрсә мөһимрәк- аның нәрсә күрүеме яисә шәхси тоемлаумы?
- Шәхсән минем өчен минем тоемлавым, күрүем генә мөһим. Һәм, билгеле инде, ул тамашачының эмоциональ халәте белән тәңгәл килсә, миңа аеруча ошый. Минем эшләремнән кешеләр рухи ләззәт алсалар, җан рәхәтлеге кичерәм. Мин гел шулай булуын телим. Минем өчен янәшәделәрнең ничек кабул итүләре мөһим, әмма мин үз юлым белән барам. Эшләремне яратып башкарам.
- Сез Петербургта күптән яшисез, туган як сезнең өчен нәрсә?
- Петербургка мин беренче көннән үк гашыйк. Ә менә туган яклар, Чистай, гомумән, бар рес­публика минем өчен кояш, алтын, мине иҗатка этәрүче фундаментальлек белән тиңләшә. Нәкъ менә хәзер Санкт-Петербургта Татарстан вәкиллегендә Болгарга багышланган күргәзмә әзерләнә. Ул «Болгар-алтын нур» дип атала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай акварелист