Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таңнан алып кояш баеганчыга кадәр

"Кутлушкино" хуҗалыгында быелгы урак өстендә комбайнчылар нәкъ менә шулай эшләделәр.

Быел авыл ху­җа­лыгы пред­прия­тиесендә алты мең гектардан артыграк мәйданда төрле культуралар чәчелгән, шуларның 3,5 меңен уҗым һәм сабан культуралары тәшкил иткән.
Игеннәр июльнең 20ләрендә өлгереп, басуга Галиулла Гобәйдуллин, Фәнис Закиров, Габделхәлим Низамов идарә иткән комбайннар чыкты.
Урак башыннан ук шушы өч комбайнчы арасында хезмәт ярышы башлана да. Нәтиҗәдә, Галиулла Гобәйдуллин барысыннан да күбрәк ашлык суктыра - аның комбайны бункерыннан 2,6мең тоннадан артык бөртек керә.
- Галиулла Гобәйдуллин хезмәтенең нигезендә тәҗрибә, осталык, булдыклылык тора, - дип саный хуҗалык җитәкчесе Альберт Мингалимов. - Шундый хезмәткәр дөнья бәясе тора.
- Урак өстен аның белән бергә үткәрдем, - дип уртаклашты авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Ильяс Яруллин, - аның үз-үзен аямыйча эшләве сокландыра, ә ул бит яшь кеше түгел.
Берничә ел элек хуҗалыкка яңа "Тукано" комбайны кайтарылгач, аны кемгә ышандырып тапшырырга шик булмый - әлбәттә, Гобәйдуллинга! Дөрес карарга килгәннәрен урак өсте күрсәтте.
Комбайнчы үзе турында сөйләргә яратмый - ул бик тыйнак кеше. Комбайн руле артында ул инде утыз ел һәм шактый зур тәҗрибә туплаган.
- Иң зур шатлык - уңышның яхшы булуы, - дип уртаклашты комбайнчы, - шул вакытта эшләргә дә җиңел һәм күңелле.
Быел хуҗалык кырларында уңыш чыннан да яхшы. Шулай, һәр гектардан 35-40 центнер ашлык җыеп алганнар, уҗым арышының уңышы да сөендергән.
"Кутлушкино"да районда беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамладылар - монда Галиулла Гобәйдуллинның да өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Кутлушкино