Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тамашачылар күңелен кузгата алдылар

Мәүлид бәйрәме - сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) дөньяга килгән көн. Мәүлид көне – рабигул әүвәл аеның 12нче көне. Ул көнне пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган.

Мәүлет сүзе туган вакыт дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәргә салават әйтелә һәм сәламнәр җиткерелә. Менә инде ничә еллардан бирле бик матур бер гадәти күренешкә әйләнгән, көтеп алган Мәүлет бәйрәменә багышлап уздырган «Язмыш серләре» исемле театрлаштырылган шоу, ниһаять, сәхнәдә үзенең тамашачыларын җыйды.
 Мәүлет ае - ул бөек пәйгамбәр – Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) нең туган ае. Аллаһы Тәгаләнең расүлләре арасында Мөхәммәт аерым урын алып тора. Аны Аллаһы Тәгалә, барлык йолдызлардан да яктырак янган йолдыз кебек, башка пәйгамбәрләр арасыннан югарырак күтәрде. Уйлап карасаң, Аллаһы Тәгалә үзенең иң яхшы һәм иң яраткан коллары арасыннан бердәнберен сайлап алып, аңа пәйгамбәрлек сыйфатлары биреп, аның аша Изге Корьән Китабын иңдергән. Бар галәмне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте буларак җибәрелгән шушы гаҗәеп кешегә багышлап уздырган чараны карарга килгән тамашачылар белән Чистай мәдәният йортының залы һәм балконы шыгрым тулы. Фойеда хәләл ризыклар күргәзмәсе оештырылган, милли мөселман киемнәре, дини кулланма-китапларны күрергә мөмкин иде.
Изге бәйрәмгә Татарстан Респуб­ликасы Диния Нәзәрәтенең рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Чистай муниципаль районы башлыгы урынбасары Ксенофонтов Михаил Иванович,Аксубай муниципаль районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәрев, Алексеевск муниципаль районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, Әлки муниципаль районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт  Сәләхиев, Спас муниципаль районы мөхтәсибе Фәрхат хәзрәт Минсәгыйров, Кукмара муниципаль районы мөхтәсибе  Рәдиф хәзрәт Тимергалиев та килгән иделәр.
Тамаша Әбүбәкр хәзрәтнең Корьән укуы белән башланып китте. Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелде. Диния Нәзәрәте «Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, җөмһүриятебез районнарыннан килгән хәзрәтләребез бәйрәм котлавы җиткерделәр.
Атасыз-анасыз калган бала язмышы турындагы мөнәҗәт тә Госман Мәсгут улы укуында бик урынлы яңгырады. Әйтерсең лә ул алдагы куелачак спектакльдәге төп геройның тормыш юлларына, язмышына ишарә ясый иде. Ә инде Чистай мөхтәсибәте аксакаллары башкаруында салаватлар әйтү булачак тамашага аерым тантана өстәде.
Пәрдә ачыла. Тамашачылар алдында «Язмыш серләре» исемле телевизион тапшыру алып баручы «Ел иганәчесе» премиясе иясе Артур Рөстәм улы белән әңгәмә алып бара. Артур әфәнде тамашачыларга үзенең тормыш тарихын сөйли, башыннан узган вакыйгалар, сикәлтәле юллар узуын башкаларга бер сабак булсын өчен аңлатуын әйтә. Геройның һәр тормыш этабы сәхнәләштерелеп барыла. Ул үзенең кечкенә вакытларын, әнисенең аның тормышындагы әһәмиятен, гыйлемгә, белемгә кызыксыну уятудагы урынын, мәктәп елларын искә ала. Тора-бара ул тормышындагы берсе артыннан берсе чыгып кына торган кыенлыклар турында да сөйли. Ул аларны тормыш сынаулары дип атый.
Язмышлар сынавына бирешмичә, һәр кыенлыкны сабырлык белән җиңгән Артур бу каршылыклы җәмгыятьтә һәр кешене авырлыкларга бирешмичә яшәргә өнди. Язмышның да, тормышның да асыл мәгънәсен аңлап, гомернең кадерен белеп яшәү, тормыш әзерләгән сынауларны уза белү – һәр кешенең бурычы. Артур сөйләп үткән вакыйгалар безгә бу тормышта гыйбрәт, сабак буларак китерелә. 6 яшьтән ятим калу, Роза апасы гаиләсендәге кыерсытулар, мәктәптәге сыйныфташларының көлүләре,
 Кечкенәдән китап уку, белемгә тартылу Артурга бу тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.
Язмыш бар! Язмыш капкалары күп, аны һәркем үзе ачып керә. Менә шунда ялгышырга кирәкми. Үзеңнән дә күп нәрсә тора. Тамчы кебек бер урынга гына тама белергә кирәк, кырык урынга түгел. Тамчы тама-тама таш тишә. Бервакытта да бирешергә түгел. Тормыш ул шундый нәрсә - тырмашуны ярата. Кәеф-сафа, табын корып, эчеп, хәзерге көн өчен генә яшәү - яшәү түгел. Таудан түбән тәгәрәве генә җиңел. Тырышмаган бала тәпи атлап китә алмый, кулына кашык тота алмый. Тормыш - һәр киләчәк көн өчен көн дә имтихан бирүгә тиң. Кечкенә генә хайван баласы да яшәргә тырыша. Кеше булып тугач, кешечә яшәргә кирәк.
Бөтен авырлыкларны җиңәргә көч табып, күп югалтуларга да карамастан, алга карап яши алган Артур әфәнде чын мәгьнәсендә үзен җәмгыятькә кирәкле итеп бары кешеләргә хезмәт итүендә, башкаларга файда китерә алуында гына күрә. Ул бик күп төрле социаль проектлар авторы, Картлар йортлары, балалар йортлары белән тыгыз элемтәдә яши, мохтаҗларның күп проблемаларын чишәргә ярдәм итә. Атасыз калган балалар өчен мәчет каршында ир-ат тәрбиясе бирүгә корылган «Ир-атлар лаборатория­се» оештырырга булыша. Шулай итеп, тамашачылар алдыннан төп геройның бар тормышы да узып китә.
Менә Артур әфәнденең соңгы монологы. «Уңыш бәясе! Нәрсә ул? Ул нидән тора? Ул очраклы хәлме? Әллә кешенең бертуктаусыз көрәше нәтиҗәсеме? Һичшиксез, Артур әфәнде фикеренчә, язмыш- ул очраклы хәл түгел, ә сайлау эше. Унышларның бәясе, ди ул, тормыштагы авырлыкларда, тормыш сынауларында югалып калмау, ә шул авырлыкларга дөрес мөнәсәбәт булдыруыңда, бернигә дә карамый, яңадан күтәрелеп, алга таба хәрәкәт итүеңдә, башка кешеләргә кылган изгелегеңнән тәм табып яшәүдә.
Ә синең өчен уңышларның бәясе нәрсәдә, дип тамашачы алдында да зур сорау куя төп герой.
Пәрдә ябыла. Ә тамашачы алдында тирән мәгьнәле тормыш соравы куелган.

Спектакльдәге сюжет линия­се кыскача гына әнә шундый. Сәхнәләштерү артистларның төрле рольләрдә уйнаулары белән видеороликлар карау техник чараларның бүгенге көн дәрәҗәсендәге барлык казанышлары белән бергә үрелеп барды. Тамашачылар баштанаяк сәхнә әсәре эченә кереп чумдылар, геройлар белән бергә сәгать ярым буе күз яшьләренә дә чыландылар, яндылар да, көйделәр дә, шатлыклы дулкынланулар да кичерделәр. Сәхнәдә нәкь чын артистлар диярсең! Ә бит рольләрнең күбесендә шәһәребезнең мөселман яшьләре! Тик чын артистлардан аермалы буларак, алар бу рольләрне уйнамадылар, алар бу рольләрдә яшәделәр! Бу сәхнәләштерелгән әсәрнең сценариен алар башта бергә утырып яздылар. Сценарийның күп өлешен алар үзләренең эшләгән эшләре буенча яздылар. Әлеге мөселман яшьләре шулай ук үзләре дә күп кенә социаль проектларны тормышка ашыручылар, картлар йортлары, балалар йортлары белән тыгыз элемтәдә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузучылар да. Нәкь сәхнәдәгечә, мәчет каршында ачылган «Ир-атлар лабораториясе» берничә елдан бирле атасыз калган малайларга ир-ат тәрбиясе бирә, ир-ат һөнәрләренә өйрәтә.
Сәхнә әсәрендә куелган күп кенә сорауларга болар барысы да ап-ачык мисал. Үз тормышларыннан алынган, үз хезмәтләреннән алынган дәлилләр болар.
Ә мөселман яшьләренең үзара мөнәсәбәт­ләренә, тормыш пози­цияләренә карап бары тик сокланырга, горурланырга гына кала. Бердәм, тормышка җитди карашлы, шул ук вакытта яшьләргә генә хас күңеллелек, бер-берләренә ихтирамлылык һәм игътибарлылык, кирәк урында өстенлек куя белү, олыларга хөрмәт белән карау - аларның иң матур сыйфатлары.
Сәхнәдә куелган әсәр әле тагын бер бик мөһим мәсьәләне - туган телгә булган мәхәббәтне, ихтыяҗны күрсәтә белүгә ярдәм итә. Әйе, татар телендәге телевизион тапшыруларны, сәхнә әсәрләрен караучылар, кызганычка каршы, ел саен артып бармый. Саф татар кешеләре дә, бигрәк тә яшьләр, рус телендә сөйләшүне кулай күрәләр. Ә менә татар телендә сәхнә әсәре кую, бер яктан, телебезне үстерү, саклап калуга ярдәм итсә, икенче яктан, шул ук яшьләребездә бу эшнең никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнен, аны киләсе буынга кадәр җиткерүнең никадәр җаваплы эш икәнен аңлатуга хезмәт итә.
Шулай итеп, «Язмыш серләре» исемле театраштырылган шоу тамашачылар алдында үзенең иң төп максатларына иреште дип әйтергә була. Беренчедән, ул бүенге көн тамашачысына динебезне алга сөрүне күрсәтү, аның нигезендә алган тәрбиянең кеше тормышында тотрыклы булуына ышандыру булса, икенчедән, туган телебезне үстерү, саклау, яклау һәм яшь буынга да җиткерү тора.
Ә яшьләргә бары иҗади уңышлар гына телисе килә.
 

"Чистай мөхтәсибәте" сайты материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X