Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талпаннар уянды!

Бөҗәкләр тешләүдән һәм куркыныч инфекция йоктырудан ничек сакланырга кирәклеген сөйлибез.

Май җитте һәм, гадәткә кергәнчә, табигатьтә актив ял сезоны ачылды. Тагын бу вакытта талпаннар активлаша. Ни кызганыч, кайбер чистайлылар кан суыручылар һөҗүменә дучар булганнар инде.

Талпаннар тешләүдән ни өчен куркырга, аларны ешрак кайда очратырга мөмкин булуы һәм тиредә паразит табылганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында Роспотребнадзорның ТР буенча Чистай районындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина сөйләде.

– Талпаннарның куркыныч йогышлы авыруларны таратучы булуын искәртү артык булмас, мөгаен. Шуларның берсе – энцефалит. Авыруның инкубация чоры якынча 10-14 көн дәвам итә, кайчагында 1 көннән алып 60 көнгә кадәр дә була. Энцефалит кискен башлана, кеше туңып калтырый, башы каты авырта, тән температурасы 38-39 градуска кадәр кинәт күтәрелә, күңеле болгана, коса. Муен һәм җилкә, арканың күкрәк һәм бил өлеше, аяк-кулларындагы мускуллар авыртуы борчый. Инфекция арка яки баш миенә зарар сала, менингит һәм менингоэнцефалит китереп чыгара. Ә талпан боррелиозы (Лайм авыруы) тире өслеген, нерв, йөрәк-кан тамырлары системаларын, терәк-хәрәкәт аппаратын зарарлый. Боррелиозның инкубация чоры 2 көннән башлап бер айга кадәр тәшкил итә, – дип аңлатты Флюра Сәлим кызы.

– Әлеге авыруларны кем һәм кайда йоктыра ала?

– Авыру кешегә вирус белән зарарланган талпан кадалуның беренче минутларында селәгәй белән бергә керә. Бу урманнарда, паркларда, шәхси бакчачылык участокларында килеп чыгарга мөмкин, талпаннарны этләр һәм песиләр яки кешеләр – кием-салым, чәчәкләр, ботаклар һәм башка әйберләр белән ияртеп кайтырга мөмкиннәр. Авыруны яшькә һәм җенескә карамастан, барлык кешеләр дә йоктыра ала. Эпидемия процессының характерлы үзенчәлеге булып һөнәри эшчәнлеге турыдан-туры урман белән бәйле булмаган кешеләр арасында авырулар саны арту тора. Шәһәр халкы, нигездә, урманда һәм бакча участокларында ял иткән һәм хуҗалык-көнкүреш эшчәнлеге башкарган вакытта зарарланырга мөмкин.

– Бу инфекцияләрдән саклану мөмкинме?

– Әйе, әлбәттә! Беренче чиратта, кисәтү чараларына игътибар итәргә: табигатькә чыкканда талпан яка һәм чалбар астына кермәсен өчен ябык кием һәм саклагыч костюмнар кулланырга кирәк. Үрмәкүчсыман бу бөҗәкләрне куркытучы һәм юкка чыгаручы карицид-репеллент һәм акарицид чаралардан файдаланырга, алар белән киемнәрне эшкәртергә кирәк. Махсус кисәтү чаралары, ягъни талпан энцефалитына каршы прививка да бар. Аны табиб белән киңәшләшкәннән соң, әлеге хезмәт күрсәтүче поликлиникалар базаларында прививка пунктларында ясатырга була. Нигездә, талпан вирусы буенча эндемик территорияләрдә яшәүче, анда баручы яки андый урыннарда эшләүче кешеләрне вакциналаштыралар. Талпан энцефалитына каршы бөтен прививка курсын имин булмаган территориягә барырга 2 атна кала тәмамларга кирәк.

– Талпан тешләгән очракта, нишләргә?

– Әгәр талпан кадалса, аны медицина оешмасында белгеч ярдәмендә алырга кирәк. Алынган паразитны Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәгенең вирусология лабораториясенә тикшерү өчен Казанга җибәрәләр. Прививка ясатмаганнарга бөҗәк кадалганнан һәм медицина оешмаларына әлеге күрсәткеч буенча мөрәҗәгать иткәннән соң, 96 сәгатьтән дә соңга калмыйча, талпан энцефалитына каршы кеше иммуноглобулины кертелә.

Флюра Хәйруллина безнең район территориясенең талпан энцефалиты буенча эндемик булуын, шуңа күрә үз-үзеңне генә түгел, хайваннарны да сакларга кирәклеген искә төшерде, чөнки аларны шулай ук тешләргә мөмкиннәр һәм алар авыру йоктыручы булырга мөмкиннәр.

– Һәр язда шәһәрнең җәмәгать киңлекләре талпаннарга каршы махсус эшкәртү үтә…

– Кисәтү һәм эпидемиягә каршы чаралар кысаларында бөҗәкләр тешләгәннән соң күчә торган йогышлы авырулар таралуны кисәтү буенча планнарны тормышка ашыру гамәлгә ашырыла. Аерым территорияләрне сыйфат һәм нәтиҗәлелекне тикшереп, акарицид белән эшкәртү эшләре башланды. Шулай, Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Түбән Кама филиалы тарафыннан Чистайда талпаннарга каршы шәһәр бакчалары, парклар, бульвар, Боз спорт сарае, стадион, зиратлар, ягъни кешеләр күпләп

була торган урыннар эшкәртелде. Талпаннардан күчә торган авырулар буенча эпидемиологик вәзгыять Роспотребнадзорның ТР буенча Чистай территориаль бүлеге контролендә тора, – дип йомгак ясады Флюра Сәлим кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев