Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талантларга бай авыл!

Республикада иң яхшы Мәдәният йорты безнең районда эшли. Ул Кече Талкыш авылында урнашкан.

Быел клуб «Татарстан Рес публикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» номинациясендә грант конкурсы җиңүчеләре арасына керде.

Тату һәм күңелле яшибез!

Яхшылардан да яхшысын билгеләүдә мәдәни-ял итү эшчәнлекнең дәрәҗәсе, клуб берләшмәләренең эше, төрле фестивальләрдә, конкурсларда аларның уңышлы чыгышлары, шулар исәбеннән рес публиканыкылар да, исәпкә алынды. Шулай ук Мәдәният йортына караган территорияне төзекләндерүгә дә игътибар бирелде.

– Безнең Мәдәният йорты җиңүче булганга бик шатбыз, эшебез шулай югары бәяләнү бик күңелле. Дөресен генә әйткәндә, башта шушы кечкенә генә авыл беренче урын алуына ышанмадык та, – дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Кече Талкыш Мәдәният йорты методисты Әлфинә Ермакова. 100 мең сум күләмендә грант акчасы – клубка зур ярдәм. Әлеге акчага без жиһазларны яңарттык: микрофоннар, колонка сатып алдык.

Болай булгач, безнең авылның мәдәни тормышы тагын да җанланачак!

Кече Талкыш авылы Мәдә ният йорты – яңа. Аны респуб лика программасы буенча 2017 елда төзеделәр. Биредә методист Әлфинә Ермакова берүзе эшли, 8 түгәрәк эшләп килә.

– Барлык авыл халкы өчен дә төрле чаралар оештырырга тырышабыз. Безнең яшьләр өчен 3 түгәрәк: «Соловушка» балалар вокаль коллективы, «Яшел планета»экология клубы, «Фантазерлар» кул эшләре сәнгате студиясе эшли. Шулай ук өлкәннәр белән дә җитәрлек дәрәҗәдә актив эшлибез. Безнең «Семеновна» дип исемләнгән вокаль ансамблебез дә бар, авылыбызда аңардан башка бер генә бәйрәм дә үтми. Шулай ук учреждениедә «Селяночка» дип аталучы хатын-кызлар клубы эшли, биредә рецептлар җыябыз, матурлык серләре белән уртаклашабыз, кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрәбез, ә пенсионерлар өчен «Беседа» клубын оештырдык, – дип сөйли Әлфинә Ермакова.

Шулай ук клубта фильм һәм мультфильм күрсәтәләр, теләүчеләрнең өстәл уеннары, бильярд уйнау мөмкинлеге бар. Бер сүз белән әйткәндә, Мәдәният йорты беркайчан да буш тормый.

– Вакыт белән бергә атларга, үсәргә тырышабыз. Без күп түгел, әмма төрле бәйрәмнәр үткәрәбез, бренд булып Троица бәйрәме тора. Ел саен авылга күпсанлы кунаклар килә, бик күңелле бәйрәм итәбез. Ә моның сере халыкның тату, талантлы булуында, менә шулай итеп, без күңелле яшибез!

«Кәрзиннәрне күңел өчен үрәм»

Авыл зур түгел, әмма уңган-булган кешеләргә бик бай. Кече Талкышта 200дән артык кеше яши, аларның күбесе – чын осталар. Җирле талантлар – авыл Мәдәният йортында еш кунаклар. Алар катнашы белән клубта чаралар бик еш үтә. Шундый чараларның берсе шушы көннәрдә булып узды. Аны тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрү буенча Николай Сурков үткәрде. Яраткан эшенең нечкәлекләре белән ул авыл балаларын да таныштырды.

Кәрзин үрү белән Николай Дмитриевич балачактан ук мавыга башлый. Әлеге борынгы һәм кирәкле һөнәр серләренә ул үзенең туганыннан өйрәнә.

– Мин кечкенә булганда, туган апам совхоз өчен кәрзиннәр үрү белән шөгыльләнде, бер айга якынча 100 кәрзин үрә иде. Без, малайлар, тал чыбыгы эзләп чаба идек, аннары утырып, аның ничек үргәнен күзәтергә ярата идек. Тора-бара үзем дә моңа өйрәндем. Башта, билгеле, бик авыр булды, бу эштә бит кул көче дә, сабырлык та кирәк, әмма иң мөһиме – теләк, аңардан башка булмый, – дип ассызыклый кәрзин үрү остасы.

– Сезгә озак еллар бер үк төрле эш белән шөгыльләнү туйдырмадымы? – дип сорыйлар балалар Николай Сурковтан.

– Юк, яраткан эш туйдырмый. Яшьрәк чакта вакыт җитми иде, хәзер мин пенсиядә, бик теләп кәрзин үрү белән шөгыльләнәм. Дөресен генә әйткәндә, үземне әлеге кәсептән башка күз алдына да китерә алмыйм, аны ташларга теләмим, күңел өчен үрәм. Бу бик мавыктыргыч процесс, башласаң, һич тә туктый алмыйсың. Шулай ук табигый материал белән эшләве дә күңелле, бар күңелсезлекләр онытыла, кәеф күтәрелә. Ә инде үзең ясаган кәрзингә карагач, күңел тынычлыгы аласың. Бер сүз белән әйткәндә, кәрзин үрү эше бик рәхәт, – ди Николай Дмит риевич.

Оста болар хакында үзе сөйли, ә үзе кәрзин үрә, балаларга әлеге кызык лы процессның барышын күрсәтә. Менә ул сак кына тал

чыбыгы ала, аны пөхтә генә бөгә, икенче кулы белән тотып тора, аннары икенче чыбыкны ала, аларны икесен бергә үрә, аннары тагын шулай... Николай Дмитриевич кәрзин үрүнең бернинди дә авырлыгы юк, иң мөһиме – төбен һәм тоткасын дөрес үрергә кирәклеген искәртә. Аның әйтүенчә, бер кәрзин үрүгә якынча 2-3 сәгать вакыт китә. Бу материал әзерләүне исәпкә алмыйча. Тал чыбыкларын ул авыл тирәсендә җыя. Николай Сурков әйтүенчә, тал чыбык лары әзерләү табигатькә зыян китерми, киресенчә, тал үсентеләре яңара, яшәрә. Сүз уңаеннан, җыю процессы – аерым тарих, кирәкле чыбык ларны җыйганда һәрвакыт «конкурентлар» килеп чыга.

– Тал чыбыгы дип суга якынрак барганда судан кондызлар килеп чыга. Төрлесе: зурлары да, кечкенәләре дә бар... Менә шунда үзенчәлекле ярыш башлана: кем чыбыкны тизрәк тартып ала? Шунысы да бар: аларга эрерәк, ә миңа ваграк чыбыклар кирәк, – дип елмая ул.

Балалар останы игътибар белән тыңладылар , кайберләре хәтта берничә рәт үреп тә карадылар. Ярыйсы килеп чыкты!

– Миңа үрү бик ошады. Карап торганда җиңел кебек иде, әмма үрә башлагач, эшнең бик җиңел булмавын аңладым. Күп көч куярга, чыбыкларны дөрес тыгызларга кирәк, билгеле инде, фантазиясез дә булмый. Үз кулларың белән ясалган кәрзин – иң яхшы бүләк ди уйлыйм, аны әти-әниеңә дә бүләк итәргә мөмкин, шулай ук хуҗалыкта да кирәге чыга, – дип сөйли Роман Кошкин.

Чыннан да, үрелгән кәрзиннәрнең һәр хуҗабикәгә кирәге чыга. Җитмәсә, тал чыбыгыннан ясалган кәрзиннәр озакка чыдый, алар дистә еллар хезмәт итәргә мөмкин. Хәзер табигый материалдан эшләнгән әйберләр модада. Ә Николй Дмитриевичта төрле размерда һәм төрле формада эшләнгән кәрзиннәр бик күп. Оста аларны сату, файда алу максатыннан түгел, ә күңеле кушканга үрә. Барысын да диярлек туганнарына, дусларына, авылдашларына бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев