Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Тагын бер предприятие бөлгенлеккә төшкән

    «Чистай кош фабрикасы» бөлгенлекнең башлангыч стадиясенә керде. Бу турыда ТРның Арбитраж суды карарыннан соң билгеле булды.

    Шулай итеп, Каргалы кош фабрикасы Чистай районында элеватордан соң бөлгенлеккә чыккан икенче оешма булды.
    Каргалы кош фабрикасы һәрвакытта да районның эшкәртү предприятиеләре арасында алдынгы саналды - биредә бөртекле культуралар гына да берничә мең гектар мәйданда утыртыла иде. Уңыш та югары булды. 15 ел элек «Каргалы» совхозы бөлгенлеккә төшү сәбәпле, предприятие аның пай җирләрен алып үзенең җирләрен арттырды һәм шуның белән үсүен дәвам итте. 1998 елгы дефолт та фабрикага зыян китермәде, ул эшләвен дәвам итте.
    Предприятиедә проблемалар узган ел башланды. Бу вакытта фабриканы йомырка салучы тавыкларны бетереп ит токымлы тавыклар җитештерүче фабрика итеп үзгәртү турында карар кабул ителде. Халык һәм предприятие продукциясен төп кулланучылар өчен бу фабриканың башка йомырка җитештермәвен аңлатты. Әлеге карар йомырка сату базарында үзен шунда ук күрсәтте, бәяләр кинәт югары күтәрелде. Каргалы кош фабрикасы җитәкчелеге бройлер тавыклар симертү белән шөгыльләнә башлавы турында карар кабул итте, әмма бу бик мәшәкатьле эш, шуның өстенә зур күләмдә бөртек чәчү өчен җир дә кирәк иде. Ә Каргалы фабрикасының җире аз. Нәтиҗәсе күз алдында - йомырка да бетте, бройлерлар да булмаячак.
    «Чистай кош фабрикасы»н бөлген дип тану турындагы эшне карау буенча суд утырышы 2013 елның 17 декабренә билгеләнгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 17 май 2018 - 16:58
      Урамыбыз ялт итте
      Май  бәйрәмнәрен бөтен кеше дә көтеп ала торгандыр мөгаен, ник дисәң, ниһаять, җир йөзенә  көтеп алынган яз аяк баса. Җылыга, кояшка тилмергән табигать  уяна. 
      118
      0
      0
    Ночной режим