Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тагын 40 яшь чистайлы паспорт алдылар

14 яше тулган 40 егет һәм кыз тантаналы шартларда беренче тапкыр шәхесне раслаучы документ алдылар.

Тапшыру тантанасы өяз шәһәре музеенда үтте. Әлеге яшүсмерләр үз ватаннарының тулы хокуклы гражданнары булалар, ә биредә туган шәһәребезнең тарихы сак­лана.
- Ватан нәкъ менә син туган йорттан, син яши торган урамнан, кадерле күршеләрең, мәктәп дусларыңнан башлана. Яшьләр дә үз туган яклары белән горурланып, матур традицияләрне дәвам итсеннәр, яңаларын булдырырга ярдәм итсеннәр иде,- дип сөйли РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чис­тай районындагы бүлек начальнигы Равил Мәзгутов.- Һәм без очраклы рәвештә генә тантананы әлеге тарихи бинада үткәрергә булмадык. Безнең идеяне музей хезмәткәрләре дә яклап чыкты, без аларга бик рәхмәтле. Чыннан да бу яшь гражданнарга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә көчле тәэсир итте. Күп кенә әти-әниләр, әби-бабайлар да кызлары һәм уллары, оныклары өчен әһәмиятле булган әлеге вакыйгага битараф калмаганнар, дулкынландыргыч минутта балалары янәшәсендә булдылар. Аларга үсеп киткән балаларын әлеге көн белән тәбрикләү мөмкинлеге бирелде.
Иң башта җыелучыларга музей турында, соңгы вакытта биредә үткәрелгән чаралар турында видеороликлар күрсәтелде. Ә аннан соң фәнни хезмәткәр Наилә Белоглазова бик кызык итеп паспорт тарихы турында сөйләде. Әлеге мәгълүматтан берәү дә битараф калмагандыр. Аның сүзләренә караганда, борынгы Мисырда шәхесне ачыклаучы булып идарә итүче фиргавеннең исеме язылган йөзек хезмәт иткән, ул аның хуҗасының җәмгыятьнең иң олы катлавына каравын исбатлаган. Борынгы Кытайда, соңрак Алтын Урдада да паспорт ролен алтын элмәләр башкарган, аларга хакимлек итүченең исемен һәм аңлаешлы имза куелган. Ә Рус Киевында әлеге максатта билбау хезмәт иткән, аның орнаменты буенча хуҗасының кайсы өлкәдән һәм аңа ничә яшь булуын билгеләргә мөмкин булган. Ир-атлар билбавы киң һәм озын, ә хатын-кызларныкы тар һәм матур ачык итеп буялган була. Кечкенә балага җеп бәяләгәннәр, яше үскән саен ул киңәйгән һәм билбауга әйләнгән. Урта гасырдагы Европада шәхесне раслаучы булып геральдик символлар торган. Алар ир-атлар линиясе буенча нәселдән нәселгә күчкән.
Ислам халифәте территориясендә паспорт булып махсус салымны түләүне раслаучы документ хезмәт иткән, - дип сөйли Наилә Белоглазова, - шулай итеп, ил буйлап бары тик намуслы салым түләүчеләр генә сәяхәт итә алган. Хәзерге Россиядәге хәлне искә төшерә түгелме соң, хәзер салым түләмәүчеләргә чит илгә чыгу чикләнә бит. Кем әйтмешли, һәрбер яңалык кайчандыр онытылган иске әйбер ул. Паспортка охшаш документлар урта гасырларда киңрәк куллану алган, ул вакытта сәяхәт итүчегә җирле феодаллардан һәм байлардан махсус рөхсәт булганда гына теләсә нинди шәһәргә керергә мөмкин булган. Россиядә шәхесне раслаучы документлар 18 гасырда күренә башлый. Безнең дәүләттә дә паспорт тарихы берсүзсез кызыклы. Вакытлар узу белән аның тышкы күренеше дә, функцияләре дә үзгәрә. Хәзерге вакытта паспортны 16 яшьтә түгел, ә 14 яшьтән бирәләр.
Шулай итеп, бу юлы кырык яшь чистайлы яңа документка ия булды. Иң изге теләкләр белән паспорт тапшыручылар арасында "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, муниципаль район Советы депутаты Геннадий Осипов, запас­тагы авиация подполковнигы, 2 нче гимназия укытучысы Азат Әкбәров (Әфганстанда интернациональ бурыч үтәгән), Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Корнев һәм, билгеле инде, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай районындагы бүлеге начальнигы Равил Мәзгутов (Чечен Республикасында хезмәт командировкасында булган) бар иде. Чын ир-атлар, ныклык үрнәге күрсәтеп, үз бурычларын намус белән үтәп батырлык мәктәбе узганнар. Тантанада шулай ук муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы Рөстәм Хөснуллин да катнашты.
Шәһәребездәге мактаулы, хөрмәткә лаек кешеләрне чакырып тантаналы шартларда паспортлар тапшыру матур традициягә әйләнеп бара. Май аенда шундый тантананы Геройлар аллеясында үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев