Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табын түрендә – милли ризыклар

Татар халкы үзенең меңъеллык тарихы һәм күркәм гореф-гадәтләре белән бар дөньяга таныш дисәк, бу сүзләр бер дә арттырып әйтү булмас.

Безнең татар мәдәниятен күп милләт халкы күзәтә, аның белән кызыксына. Ни дисәң дә, зәвыклы милли киемнәр, моңлы җырлар белән безнең горурланырлыгыбыз бар. Алар – безнең мәңлегек ядкаребез. Шулар арасында татар халкының милли ашлары да үзенә бер мөһим урын алып тора. Аларны әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Әмма бүгенге көндә бар нәрсә техника, электроника белән бәйле булган заманда, без бу хакта, ни кызганыч, сирәк уйланабыз, күбрәк виртуаль дөнья белән яшибез.

Акбулат авылы клубы белгечләре узган якшәмбедә татар мәдәнияте көннәренә старт бирделәр. Әлеге проект кысаларында беренче очрашу «Татар халык ашлары» дип исемләнгән татар милли аш-су күргәзмәсенә багышланган иде. Күргәзмәдә уңган хуҗабикәләр тарафыннан төрледән-төрле сый-нигъмәт: кош теле, чәк-чәк, бәлеш, өчпочмак һәм башкалар әзерләнде. Бу чарага хуҗабикәләр бик җаваплы карадылар. Камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар. Күркәм, мул табыныбызга үз бәясен авылыбызның йөзек кашы булган Ак әби үз фикерен түбәндәге сүзләр белән җиткерде: «Татар халкының киләчәге бик матур. Рәхмәт сезгә, кызлар!».

Алга таба очрашу шифалы үлән чәйләре эчеп, мул табын артында матур җырлар белән дәвам итте.

Милли рухтагы шундый җылы очрашулар алга таба да булып торсын, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре яшәсен, онытылмасын!

 

Зилә Нуриманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев